Тикшерүләргә мораторий Татарстанда уңай нәтиҗәләр бирә

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның мартыннан планлы тикшерүләргә мораторий бөтен ил буенча 2030 елга кадәр озайтылды. 1 майга административ басымны киметү коралы республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр санын 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга киметергә мөмкинлек бирде.

Тикшерүләрнең расланган форматы бизнеска йөкләнешне тагын да киметүне тәэмин итәргә һәм хокук бозуларны профилактикалауга басымны күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бизнеска административ йөкләнешнең кимүе һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең заманча моделе кысаларында кулланыла торган профилактик чараларның актив үсеше шартларында профилактик чаралар аерым роль уйный.

Профилактик визит үткәрү форматы, артык административ басымсыз, эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек режимында, эшкуарлар һәм кулланучылар мәнфәгатьләренә җавап бирә торган бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә.

Профилактик визитлар барышында эшкуарлар мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат, шулай ук гамәлгә ашырыла торган эшчәнлеккә ярашлы рәвештә законнарны үтәү өчен барлык кирәкле мәгълүматны ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре даими рәвештә контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясыйлар. Бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән таныш булган эшкуарлар арасында сораштырулар уза. Мәсәлән, 2023 елның 1 маена 426 профилактик визит үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы эшкуарлары РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә контроль органнарының планлаштырылган, агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында белә ала, шулай ук нәтиҗәләр буенча кабул ителгән карарларны күрә ала.

Шулай ук тикшерүләр һәм профилактика чаралары белән Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервислар тупланган бушлай цифрлы платформада https://provbiz.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International