«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге 17 майдан 26 августка кадәр Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен «Бюджетсыз маркетинг» темасына мастер-класслар сериясен үткәрәчәк.
Беренче бушлай мастер-класс 17 майда «Нейромаркетинг. Сатып алучының аңында «Сатып алу» төймәсе кайда урнашкан» темасына «Минем бизнес» үзәгендә узачак. Чара Казан шәһ., Петербург ур., 28, 3 кат адресында сәгать 10.00 дә башлана.
Таныту буенча белем бирү очрашулары эшкуарларга, маркетинг, сату һәм сервис өлкәсендә эшләүче белгечләргә, үзмәшгульләргә һәм үз эшләрен ачарга җыенучыларга файдалы булачак. Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
Барлык мастер-классларның төп спикеры Маркетинг һәм партнерлык үзәгенең аккредитацияләнгән программаларына нигез салучы һәм авторы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты, «Хатын-кызлар» департаменты җитәкчесе Диләрә Фәтхуллина булачак.
Тренинглар ике атнага бер тапкыр узачак. Мастер-классларның графигын эшкуарлар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә күзәтә ала.
Эшлекле тематик очрашуларның даталары һәм темалары:
1. 17 май. «Нейромаркетинг. Сатып алучының аңында «Сатып алу» төймәсе кайда урнашкан»
2. 31 май. «Нейромаркетинг. Сезнең рекламада алты нәтиҗәле стимул».
3. 14 июнь. «Үзара хезмәттәшлек яки партнерлык аша масштаб алу. Кагыйдәләр һәм хаталар. Партнерларга ничек итеп көчле тәкъдим ясарга»
4. 28 июнь. «Бәяләмәләр белән эшләү. Бәяләмәләр аша сатуны ничек өч тапкыр арттырырга. Кагыйдәләр һәм хаталар».
5. 12 июль. «Партизаннарча маркетинг».
6. 26 июль. ««Сарафан» радиосы белән эшләү».
7. 9 август. «HR-маркетинг. Һәркем сата ала».
8. 26 август. «Эшкуарның шәхси бренды».
«Эшкуарларда маркетинг фикерләвен формалаштыру, бюджетларны экономияләү һәм аларның проектларын таныту нәтиҗәлелеген арттыру өчен эшкуарларда бюджетсыз үсеш күнекмәләрен яхшырту – без тематик мастер-класслар оештыру ярдәмендә тормышка ашырырга ниятләгән максатлар. Мондый чаралар маркетинг һәм хезмәтләр өлкәсендә экспертлар белән танышу һәм партнерлык өчен челтәр кору мәйданчыгы булдыруга юнәлдерелгән», –дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линар Борханов.
Мастер-класста катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган барлык тренинглар һәм мастер-класслар бушлай һәм эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз эшләрен ачарга ниятләүчеләргә туры килә.