ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Түбән Кама шәһәрендә Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама шәһәрендә Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Түбән Кама ветераннарын һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады.

«Бу бөтенхалык бәйрәмендә без киләчәк буыннарга тыныч тормыш һәм ирек бүләк иткән күпмилләтле совет халкының батырлыгы алдында баш иябез», – диде ул.

Түбән Камада 9 Май уңаеннан төп тантаналар Җиңү монументы янында оештырылды. Җиңү мәйданында «Җиңүгә алып баручы вальс» темасына бәйрәм прологы узды, бәйрәм тантаналы митинг белән дәвам итте.

Сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм өч тапкыр сугыш коралыннан залп белән искә алдылар. Күккә буыннарның истәлеге һәм мәңгелек рәхмәте символы булган 78 күгәрчен очырдылар. Соңыннан Җиңү монументы итәгенә һәм тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Аннан соң бәйрәмнең иң якты өлеше – Җиңү парады башланды. Кадетлар Россия, Татарстан, Түбән Кама флагларын һәм Җиңү Байрагының күчермәсен мәйданга алып чыктылар. Байрак төркеме чыгар алдыннан, бәйрәм кунаклары алдында мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. Хәрби форма кигән кечкенә балалар, буыннар бәйләнешен күрсәтеп, плац буйлап марш белән үттеләр. Соңыннан хөрмәтле кунаклар алдыннан кадетлар, мәктәп укучылары һәм студентлар үтте.

Тантанада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Түбән Кама халкы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International