Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында видеоконференц элемтә режимында эшче төркем утырышы узды. Фикер алышу предметы интернет-сәүдәне үстерү, муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү сыйфаты, 2023 елның апрель йомгаклары буенча Республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү һәм агымдагы елда эшне активлаштыру буенча тәкъдимнәр булды.
Республикада сату базарларын үстерүнең иң нәтиҗәле инструментларыннан маркетплейслар булуы билгеләп үтелде. Электрон сәүдә ярдәмендә республика эшкуарлары Татарстан базарында сату белән генә чикләнмичә, үз сатулары географиясен киңәйтү, илнең башка төбәкләренә продукция җиткерү мөмкинлеге дә алдылар. 2022 елда электрон мәйданчыкларда Татарстан эшкуарлары саны ике тапкыр арткан, ә хәзер алар 50 меңгә якын. Утырыш кысаларында бизнесның маркетплейслардагы эш нәтиҗәләре, шулай ук гамәлгә ашырыла торган электрон сәүдәгә ярдәм чаралары турында җентекләп фикер алыштылар.
Киңәшмәдә шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төргә күчерү планы буенча 319 хезмәтнең электрон төргә күчерелүе һәм дәүләт хезмәтләренең төбәк һәм федераль порталларына чыгарылуы турында хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов кушуы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү срокларын үтәүгә һәм сыйфатына игътибар итәргә кирәк.
Утырышның тагын бер мәсьәләсе 2023 елның апрель йомгаклары буенча Республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан агымдагы елда эшне активлаштыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.