Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Максатлар кую һәм аларны таркату» кыска һәм озак вакытлы планлаштыру темасына бушлай мастер-класс үткәрәчәк.
Мастер-класс 2023 елның 16 маенда 10:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 йорт, 3 кат адресында «Минем бизнес» үзәгендә узачак.
Тренинг белгечләре ни өчен максатлар кую иң турбулент вакытта да мөһим икәнлеге турында сөйләячәкләр һәм стратегия төзүдә коралларны кулланырга өйрәтәчәкләр.
Мастер-класс программасында:
• Планлаштыруда нинди инструментлар булыша һәм аларны ничек кулланырга;
• Максат нинди критерийларга туры килергә тиеш;
• Максатларны ничек куярга һәм өстенлекләрне ничек сайларга;
• Максатка ирешүдә үз планыңны эшләү һәм конкрет сроклар белән алга таба адымнарны билгеләү.
Мастер-класста катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган барлык тренинглар һәм мастер-класслар бушлай һәм эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз эшләрен ачарга ниятләүчеләргә туры килә.