19 апрельдә, чәршәмбе көнне, «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында эшкуарлар өчен ике бушлай тренинг үткәрәчәк.
Темалар:
1. «Финанс ярдәме – «КУЭ» корпорациясе» АҖ тренингы
2. «Сату бүлеге нәтиҗәлелеген күтәрү коралы буларак стратегик сессия»
Бушлай интенсивта эшкуарларга, процесска бөтен команданы җәлеп итеп, саннарда һәм нәтиҗәләрдә ничек үсәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, тренингта эшкуарлар стратегик кораллар һәм аларны сатуда ничек куллану турында беләчәк.
Чара 19 апрельдә 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресында урнашкан Эшкуар йортында «Алафузов» залында узачак.
Тренинг сату бүлекләре булган компанияләр һәм үз бизнесында сату системасын төзергә ниятләүчеләр өчен билгеләнгән.
Тренинг программасында:
Тренингны оештыручылар билгеләп үткәнчә, стратегик сессия ярдәмендә бизнес өчен мөһим булган теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә мөмкин – эшкуарларның җирле җитәкчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән яңа идеяләр җыярга өйрәнү, компания һәм тулаем бизнес үсеше өчен бурычларның өстенлеген билгеләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Чарада катнашу өчен КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең «Уку чараларына язылу» хезмәтен, «Финанс ярдәме – 2023 елның 19 апреле» уку курсын сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәгеннән барлык тренинглар һәм мастер-класслар бушлай һәм эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын ачарга ниятләүчеләргә туры килә.