Татарстан проектларны «Проект идарәсе лидерлары» конференциясендә милли проектлар казанышлары күргәзмәсендә тәкъдим итте

2023 елның 15 апреле, шимбә

2023 елның 13-14 апрелендә Мәскәү өлкәсендәге Саклык банкы корпоратив университеты мәйданчыгында РФ Хөкүмәтенең Проект офисы тарафыннан РАНХиГС Проект менеджменты фәнни-белем бирү үзәге белән берлектә оештырылган «Проект идарәсе лидерлары» проект эшчәнлеге кураторларының Бөтенроссия конференциясе узды.

Конференциядә Вице-премьер – РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко катнашты. Конференция чараларында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары –республиканың Проект офисы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина катнашты.

«Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Михаил Шумаков чыгышында Татарстан 2023 елның I кварталы йомгаклары буенча Россия халкы арасында милли проектларны популярлаштыру максатында төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат алмашу өчен хакимият органнары һәм ММЧ арасында билгеләнгән «Контент» федераль системасында урнаштырылган яңалыклар саны буенча лидер төбәкләрнең берсе буларак билгеләп үтелде.

Конференция кысаларында шулай ук милли проектларның казанышлары күргәзмәсе узды.

«КАМАЗ 6282» электробусын Дмитрий Григоренкога һәм конференциядә катнашучыларга «КАМАЗ» ГАҖнең пассажир транспорты буенча директоры Самат Саттаров тәкъдим итте. Ул КамАЗ пассажир транспортының өстенлекләре турында җентекләп сөйләде, бүгенгә «КАМАЗ» Россиядә санкцияләргә чыдам илебез компонентлары һәм дус илләрдән компонентлары булган электробусны сертификатлаган бердәнбер җитештерүче булуын билгеләп үтте. 

2018 елның сентябрендә электробус хәрәкәте башланганнан бирле Мәскәү шәһәр маршрутларына 805 «КАМАЗ 6282» электробусы чыккан. 2023 елда КАМАЗ тарафыннан төзелгән контракт Европадагы электробуслар белән тәэмин итүнең иң зур контракты булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шуны да билгеләп үтте: «Якындагы ике елда Мәскәү паркы техник характеристикаларын Россиядән һәм дус илләрдән альтернатив компонентлар куллану хисабына яхшыртуга ирешелгән 1000 яңа «КАМАЗ 6282» электробусы белән тулыландырылачак. Мәскәү халкы күп кенә параметрлары буенча халыкара шундый ук транспорттан күпкә яхшырак сыйфатлы, экологик һәм заманча транспортлы булачак. Тиздән Россиянең башка төбәкләрендә дә электробуслар барлыкка килер дип өметләнәбез».

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды тәкъдим иткән уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру проекты Татарстан Республикасыннан икенче экспонат булды.

Җәмгыятьнең игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү, Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында халык өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, 2015 елдан Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программалары гамәлгә ашырыла. 2015 елда «Парклар һәм скверларны үстерү» программасы, ә 2016 елда «Су саклау зоналарын төзекләндерү» программасы гамәлгә ашырылды. 2017 елда Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру башланды, шулай ук Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итте.

Әйтик, югарыда санап үтелгән программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елдан республикада 23,75 млрд сумлык 367 объект төзекләндерелде.

Шулай ук Татарстанның төзекләндерүне таләп итә торган барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү максатыннан, халыкның теләкләрен һәм эшнең сыйфатын саклауны исәпкә алып, 2020 елдан Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла. 

Программаны гамәлгә ашыру чорында Татарстан Республикасында 2 миллионнан артык кеше өчен 7000 ишегалды яңартылачак. Ишегалларын комплекслы төзекләндерүгә бүлеп бирелгән гомуми бюджет 50 млрд сум тәшкил итә.

Әйтик, 1 миллионга якын татарстанлы хәзерге вакытта яңа уңайлы һәм куркынычсыз ишегалларыннан файдалана. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International