Татарстанда топ-менеджерлар әзерләү Президент программасында катнашучыларны сайлап алу башланды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын (Президент программасы) гамәлгә ашыру кысаларында уку өчен конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар кабул итү 2023 елның 10 маена кадәр үткәреләчәк. Программаны гамәлгә ашыруда 20 елдан артык вакыт эчендә республикада 2600 идарәче (шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсеннән 130 кеше) укыган, чит илләрдә 300 кеше өйрәнү үткән.

Президентның топ-менеджерлар әзерләү программасы ярдәмендә Россия предприятиеләренең базарда көндәшлек позицияләрен ныгыту һәм хезмәткәрләрне яңадан укыту чыгымнарын киметү мөмкинлеге бар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Идарәче кадрлар әзерләү Президент программасын тәмамлаучыларның проектларын тормышка ашыру 60 % оешмаларга табыш алырга, ә 40 % ына чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирде. Мондый нәтиҗәләрне РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тикшеренүе күрсәткән.

Тикшеренүдә 2019 – 2022 уку елларында Президент программасы буенча әзерлек үткән 1,6 меңнән артык респондент катнашкан. Уку процессында тыңлаучы аны җибәргән оешманы үстерү проектын яки үз бизнес-идеясен эшли. Тикшеренү күрсәткәнчә, һәр өченче белгеч үз инициативасын тулысынча тормышка ашырган.

Проект йөкләмәсен үтәү барышында респондентларның 28 % ы, шул исәптән 13 % ы 10 млн сумнан артык суммага үз оешмаларына инвестицияләр җәлеп итә алды. Респондентларның биштән бер өлеше (20 %) яңа эш урыннары булдыруга ирешкәнен билгеләп үтте. Нибары өч ел эчендә респондентларның проектларын гамәлгә ашыру барышында 3,2 меңгә якын эш урыны булдырылган.

Тикшеренүдә катнашучыларның якынча 5 проценты проектлардан алынган табышны 100 млн сумнан артык дип, 12 проценты 10  –100 млн сум диапазонында бәяли. Сораштыруда катнашучыларның яртысының проекты бер елдан ике елга кадәр акланган. Шул ук вакытта респондентларның 20 % ы проектны 3-6 айда, тагын 20 % ы бер елда аклый.

Укуның төп нәтиҗәсе буларак респондентларның 30% тан артыгы яңа һөнәри белемнәрен күрсәткән; сораштыруда катнашучыларның 25 % ы программаның яңа компетенцияләр үсешенә ярдәм иткәнен билгеләгән; чыгарылыш укучыларының 41 % ы яңа эшлекле элемтәләр урнаштырган.

Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы илдә 1998 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүген анда Россиянең 62 төбәге катнаша.Татарстанда 2600 идарәче белем алды.  Программа кысаларында югары һәм урта звено җитәкчеләре, шулай ук бизнес хуҗалары Россиянең әйдәп баручы университетларында дәүләт бюджетыннан финанслашу шартларында укыйлар. Тыңлаучыларны кабул итү төбәк квоталары кысаларында конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча уза.

Идарәче кадрлар әзерләү программасы түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • «Менеджмент» һөнәри яңадан әзерләү курсы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесендә;
  • «Сәламәтлек саклау менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү курсы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесендә;
  • Белгечнең һөнәри һәм тармак профиленә туры килгән чит ил яки Россия предприятиесендә стажировка үтү.
  • Чит телне белү күнекмәләрен камилләштерү.

Кандидатлар конкурсы игълан ителү турында мәгълүмат 

Идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын (Президент программасы) гамәлгә ашыру кысаларында укырга кандидатларны конкурска җыю турында мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча бирелә:

https://mert.tatar.ru/KadrovayaPolitica/PPPUpravKadrov/obiyavlenie.htm

«Менеджмент» белем бирү программасы буенча документлар тутыру һәм тапшыруның барлык мәсьәләләре буенча Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 4 йорт, С103 каб адресы буенча «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә. дүшәмбе-җомга 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Элемтәгә керү өчен: Гусева Алинә Илдар кызы

Тел.: (843) 236-17-20, +79991634042.

e-mail: pproguk@gmail.com

«Сәламәтлек саклау менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү курсы әзерлеге буенча сораулар белән «РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесенә Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 49 адресына дүшәмбе-җомга 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә.

Элемтәгә керү өчен: Ефимова Динә Фуад кызы

Тел.: 8(843) 236-03-74

e-mail: edf24@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International