12 апрельдә ТР Икътисад министрлыгында эшче төркемнең традицион утырышында катнашучылар республика компанияләрен перспективалы Россия брендлары конкурсында катнашуга җәлеп итү мәсьәләсен тикшерделәр. Россия Президенты кушуы буенча Росконгресс фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы үткәргән конкурсның бурычы – Ватан брендларының төрлелеген күрсәтү һәм аларга ярдәм итүнең системалы механизмын көйләү.
ТР икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев конкурс республика компанияләренә килү нокталарын киңәйтергә, бизнесны таратырга һәм киңәйтергә, шулай ук кирәкле ярдәм чараларына гариза формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Министр урынбасары ассызыклаганча, Татарстан брендларын тышкы һәм Россия базарларына чыгару өчен республика компанияләренең конкурста катнашуын тәэмин итәргә кирәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар идея.росконгресс.рф крауд-платформасында биш номинация буенча 26 апрельгә кадәр кабул ителә:
Конкурста эшкуарлар – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук товарлары кулланучылар тарафыннан югары бәяләнә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала:
Жюри һәр субъекттан биш җиңүче брендны билгеләячәк. Моннан тыш, конкурсның биш федераль җиңүчесе сайланачак, алар илнең югары җитәкчелеге быел июнь аенда форумның көндезге чарасында билгеләнәчәк. Шулай ук жюри брендларга ярдәм итү чараларының иң яхшы җыелмалары булган төбәкләрне билгеләп үтәчәк.
Җиңүче брендлар үз товарларын маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада таныта алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан ярдәм һәм таныту ала алачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, «Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, ФЦК, «Россия почтасы», Роскачество, АКО «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм башкалар бар.