«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге 2023 елның 1 кварталында республика эшкуарларына бизнесны үстерү өчен 5000 нән артык бушлай хезмәт күрсәтте. Алар барысы да онлайн форматта эшләнгән.
Татарстанда эшкуарларга продуктларны, товарларны яки хезмәт күрсәтүләрне танытуда һәм үстерүдә, шул исәптән онлайн да, бизнес-планнарны эшләүдә, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтүдә, төрле акселерация программаларында, күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм күрсәтелә.
Бүген «Минем бизнес» үзәге хисап тапшыру хезмәтенә, Россия социаль челтәрләрендә эшләү буенча мастер-классларга, шулай ук Россия социаль челтәренең реклама кабинетында бюджетны икеләтә арттыру өчен бушлай купон бирүгә гаризалар кабул итә. Хезмәт күрсәтүләрдән файдалануга гаризаларны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында онлайн бирергә мөмкин.
Шулай ук «Минем бизнес» үзәгендә продукцияне сертификацияләүне финанслау, КУЭ субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту, Россия буенча бизнес-миссияләр программасын һәм башка күп нәрсәләрне эшләтеп җибәрү планда булуы турында сөйләделәр.
Шул исәптән беренче кварталда КУЭ илкүләм проекты буенча 202 эшкуар-экспортер ярдәм алды. Бүгенгә республика экспортерлары өчен халыкара күргәзмәләрдә, «Экспорт форсажы» акселерация программасында бушлай катнашу, халыкара сертификацияне финанслау, чит ил партнерын эзләү һәм башка хезмәтләр бар.
Хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефоны 8 (843) 524-90-90 аша, Фонд сайтында www.fpprt.ru һәм КУЭ.РФның Цифрлы платформасында, шулай ук шәхсән Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча бизнес өчен КФҮдә яки Фондның муниципаль берәмлекләрдәге төбәк вәкилләрендә алырга мөмкин (элемтәгә керү өчен мәгълүматлар Фондның рәсми сайтында www.fpprt.ru «Минем бизнес» үзәгендә – Контактлар бүлегендә урнаштырылган).