Россия Президенты кушуы буенча Росконгресс фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы үткәргән конкурсның бурычы – Ватан брендларының төрлелеген күрсәтү һәм аларга ярдәм итүнең системалы механизмын көйләү. Бу хакта Казанның ИТ-паркында узган Татарстан эшкуарлары белән очрашуда Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева сөйләде.
«Конкурсның иң төп бурычын без бүген тормышның барлык өлкәләрендә тәкъдим ителгән Россия компанияләренең күп төрлелеген күрсәтүдә күрәбез. Бу азык-төлек товарлары да, кулланучылар товарлары да, бу югары техник товарлар, иҗади индустрияләр белән бәйле булган бар нәрсә дә», – диде Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгы.
Светлана Чупшевабүгенге көндә хөкүмәт, төбәкләр, үсеш институтлары дәрәҗәсендә Ватан брендларына ярдәм итүнең системалы механизмын, шулай ук бизнес файдалана торган экосистеманы һәркем үз өлешендә аның үсешенә ярдәм итә алырлык итеп көйләргә кирәк, дип өстәде. «Сыйфатлы продуктлы, сыйфатлы контентлы безнең компанияләр Россия һәм чит ил кулланучыларына ачык булсын», – дип билгеләп үтте агентлык генераль директоры.
«Татарстанның республикадан һәм илдән читтә билгеле булган брендлары бар. Һәм безнең алга таба эшебез – бу проектларга ярдәм итү һәм аларны үстерү, яңа брендлар ачу. Безнең бизнеска булу нокталарын киңәйтергә, идеяләрне тиражларга һәм таратырга мөмкинлек бирә торган инициативасы өчен Стратегик инициативалар агентлыгына рәхмәт белдерәм», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Хәзер идея.росконгресс. рф крауд-платформасы аша брендлар конкурсына 263 гариза килгән, шуларның бишесе – Татарстаннан. Бу Metadoor-dev финанс моделен тиз исәпләү өчен платформа; Alina_Boginia бодай үсентеләреннән он һәм сок җитештерү проекты, Bionovatic үсемлекләрне саклау һәм туклануының биотехнологик ысулларын җитештерү проекты. Шулай ук Royal Five балалар бәйләнгән киемнәре һәм аксессуарлары бренды һәм мәктәп укучылары һәм студентлар өчен эш эзләү проекты «Трикстер» гариза биргән.
Жюри һәр субъекттан биш җиңүче брендны билгеләячәк. Моннан тыш, конкурсның биш федераль җиңүчесе сайланачак, аларны илнең югары җитәкчелеге быел июнь аенда «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының көндезге чарасында билгеләячәк.
Җиңүчеләр үз товарларын маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада таныта алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан ярдәм һәм таныту ала алачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, «Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, ФЦК, «Россия почтасы», Роскачество, АНО «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы бар.
Казандагы очрашуда Yaratam җиһаз җитештерү, Fendi кондитерлык эшләнмәләре, «Олеся Мостаева» косметик чаралар җитештерү буенча җирле брендлар тәкъдим ителде. Шулай ук үз продукциясен диагностика һәм терапия җиһазлары җитештерү буенча СмартЛайфКеа компаниясе һәм «Алга» кием бренды тәкъдим итте. Эшкуарлар Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды конкурсында катнашырга әзер булуларын һәм табышны 5-10 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа бизнес-процесслар һәм финанс модельләре төзүдә ярдәм алырга өметләнүләрен билгеләп үттеләр. Моннан тыш, җитештерү мәйданчыкларын эзләүдә, кредитлар алуда, маркетинг стратегиясен төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать бар.
«Без конкурс үткәреп финалистларны сайлап алырга гына түгел, ә эшкуарларыбызның ярдәм соравын ачыкларга, аларга җитди пертурбацияләрсез алга таба үсәргә ярдәм итәргә телибез. Конкурс нәтиҗәләре буенча бездә Россия брендларына ярдәм итүнең яңа программасы барлыкка килүен дә кире какмыйм», – диде Светлана Чупшева.