Теләсә нинди катлаулылыктагы металл конструкцияләр җитештерү буенча предприятие «ПК Термосталь» ҖЧҖ «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Кабат андеррайтингсыз механизм» программасы буенча кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 20 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.
«ПК Термосталь» компаниясе барлыкка килү тарихы 2007 елдан башлана, ул вакытта Казан шәһәрендә үз гараж бинасы территориясендә баскычларга коймалар ясала. 2017 елдан компания белем бирү учреждениеләре, кунакханәләр һәм спорт комплекслары өчен металл конструкцияләр ясый башлый. Компаниянең эре объектлары булып Болгар шәһәрендә «Kol GaliResort&SPA» кунакханәсе һәм Мәскәү шәһәрендә «Лужники» спорт комплексы тора.
«ПК Термосталь» компаниясе Казан шәһәре ипподромы территориясендә «ФИЗРА» футбол манежын төзегән, анда даими рәвештә һәвәскәрләр лигалары матчлары уза.
«ПК Термосталь» ҖЧҖ РФ Спорт министрлыгы белән берлектә Уфа, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 5 манеж төзүне планлаштыра. Хәзерге вакытта 2024 елда манежлар төзү буенча Россиянең 20 төбәге белән алдан килешүләре бар.
Теләсә нинди катлаулылыктагы металл конструкцияләр җитештерү күләмен арттыру өчен «ПК Термосталь» компаниясенә өстәмә финанслау кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 20 млн сум күләмендә ташламалы «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында ике тапкыр поручитель булды, аның буенча компания 2022 һәм 2023 елларда 40 млн сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлтте.
«ПК Термосталь» компаниясе җитештерүне киңәйтүне дә, продукция ассортиментын арттыруны да планлаштыра.
Гариза бирергә, үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу шартларына туры килүен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин. Ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша 8(843)524-90-90 мөрәҗәгать итә алалар.