Татарстан экспортерлары өчен тышкы икътисади эшчәнлек алып бару өчен финанслауны җәлеп итү турында вебинар узачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

30 мартта Татарстанда экспортерлар өчен тышкы икътисади эшчәнлек алып бару өчен финанслауны җәлеп итү темасына онлайн-вебинар узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уза.

Оештыручы Түбән Новгород шәһәрендәге «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиллеге һәм Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге булачак.

Түбән Новгород шәһәрендәге «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиллеге җитәкчесе Николай Ереев актуаль финанс продуктлары – экспорт контрактларын ташламалы финанслау, кредитлау, гарантияләр алу шартлары (аванс түләүне/НДСны кайтару һ.б.), экспорт контрактын иминиятләштерү һәм башкалар турында сөйләячәк:

Шулай ук вебинарда Түбән Новгород шәһәрендә «Россия экспорт үзәге» АҖнең экспортерлар белән эшләү буенча эксперты Шабанова Елена катнашачак.

Чарага 2023 елның 30 мартына кадәр КУЭ.РФ платформасы аша теркәлергә («Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтегез – «Һәркем өчен» – «Күрсәтергә» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).

Чарага тоташканда оешманың исемен һәм вәкилнең ФИА күрсәтергә кирәк. Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Ханов Тимурга +7 (843) 222-90-60 (өст. 279), Перминова Аннага +7 (960) 088-60-59 мөрәҗәгать итәргә.

Эшкуарларр шулай ук Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге кайнар линия телефоны аша экспортка чыгу турында сорау бирә алалар: +7 (843) 524-90-90.

Исегезгә төшерәбез: экспорт компанияләренә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында башкарыла, аның максаты: бизнесны аның үсешенең барлык этапларында – старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр озата бару. Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән оештырылган милли проектлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International