ТР Оперштабы утырышында 2023 елда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе 2023 елда Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү һәм үсеш чаралары планын беренче пункты белән хуплаган йөкләмәләр исемлегенә кул куйды.

Чаралар планы 5 төп юнәлеш буенча 70 чарадан тора:

1. Барлык тармак предприятиеләренең өзлексез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итү.

2. Инвестицион активлыкны стимуллаштыру.

3. Кече һәм урта эшкуарлык үсеш темпларын саклау.

4. Муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше.

5. Илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны дәвам итү.

Тышкы санкцияләр басымы шартларында барлык тармакларның эре һәм кече предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итү социаль-икътисади тотрыклылык, икътисадны үстерү, салым базасын арттыру, социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, хезмәт хакы үсеше өчен мөһим шарт булып тора.

Бу юнәлештә Планда түбәндәгеләр буенча чаралар каралган:

- предприятиеләрне чимал, материаллар һәм компонентлар белән тәэмин итү, куркынычсызлыкны саклау һәм җиһазларның тотрыклы эшен тәэмин итү;

- нәтиҗәле логистика төзү;

- булган һәм яңа сату базарларын үстерү;

- хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.

Чаралар планын тормышка ашыруны контрольдә тоту Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Оперштабның эшче төркеменә йөкләнде.

Эшче төркемгә министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр, Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре керә.

Эшче төркем утырышлары атналык форматта уза.

ТР Оперштабының чираттагы урышында 23 мартта Социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International