Татарстанның 100 дән артык сәнәгать паркы резиденты эре төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашты

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Чаллыда эре төзелеш предприятиеләренең идарәче компанияләр һәм республика сәнәгать парклары резидентлары белән очрашуы 100 дән артык эшкуарны җыйды. «Тәэминатчы көне»н ТР Икътисад министрлыгы оештырды. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узды.

Очрашуны Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев ачты. Ул билгеләп үткәнчә, кече һәм эре бизнес кооперациясе – үзара файдалы хезмәттәшлек, республика предприятиеләре эшчәнлеген активлаштыру һәм үстерү коралы.

«Бүген, санкцияләр шартларында, республика предприятиеләре арасында хуҗалык элемтәләрен ныгыту мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия, ә кече бизнесны җитештерү циклына кертү эре компанияләрнең чыгымнарын киметә һәм кечкенәләренә ихтыяҗны тәэмин итә. Чара эре предприятиеләргә үзләренә тикшерелгән тәэмин итүчеләрне, шул исәптән импортны алмаштыручы продукцияне, ә кече һәм урта бизнеска – яңа сату каналын табарга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Айрат Шәмсиев.

«Тәэминатчы көне»ндә «Татнефть» ГАҖ, «АК БАРС Девелопмент» ҖЧҖ, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ, «Домкор» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ, «Евростиль» ҖЧҖ, «СМУ-88» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ, «Грань» ҖЧҖ, «СЗ «Талан» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ һәм башкалар, шулай ук 100 дән артык эшкуарлык субъекты кебек Татарстанның эре төзелеш компанияләре һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.

Катнашучылар үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм тәэминатчыларга кирәкле шартлар һәм таләпләр турында фикер алыштылар. B2B очрашулар форматында эшкуарлар үз продукцияләрен һәм мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук чара кысаларында Татарстан төзелеш материаллары, комплектлау материаллары һәм җиһазлары җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе узды. 

Икътисад министрлыгы «Тәэминатчы көннәрен» төрле тармакларда даими рәвештә уздырырга ниятли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International