Россиянең эшкуар әниләре, үз эшләрен ачу өчен, кабат ярдәм алачак

2023 елның 10 марты, җомга

Россия Икътисади үсеш министрлыгы балалы хатын-кызлар яки декрет ялындагылар өчен эшкуарлыкны үстерү проектын яңадан башлап җибәрә.

«Без яңартылган «Эшкуар әни» проектын башлап җибәрәбез. Бу уникаль программа яңа старт ала. Белем бирү компоненты яңартылган, кирәкле компетенцияләр буенча модульләр барлыкка килгән. Онлайн ярдәм программасы үсеш алачак. Форматы үзгәрешсез кала – бу исә һәр төбәк этабында җиңүче өчен тренинглар сериясе һәм үз планнарын тормышка ашыруга грант», – дип аңлатты РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Төбәкләрдә программа 1 майдан 1 октябрьгә кадәр Беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында эшләп килүче «Минем бизнес» үзәкләрендә узачак.

Бәйгенең партнерлары һәм оештыручылары – бизнеска ярдәм итү өлкәсе оешмалары – КУЭ Корпорациясе, «Безнең киләчәк» фонды, «Россия хатын-кызлары берлеге».

Быел ил буенча ким дигәндә 1500 катнашучыны нәтиҗәле бизнес алып баруга өйрәтү планлаштырыла.

Тренинглар проектларны гамәлгә ашыруның төп аспектларына юнәлдереләчәк: мотивация белән эшләү, идеяләр тудыру һәм табышлы гипотезалар формалаштыру, бизнес-план, максатчан аудитория портретлары һәм аның сегментлары, маркетинг һәм башкалар.

Эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар аерым һәм төркемнәрдә үз проектларын төзиячәкләр һәм аларны экспертларга тәкъдим итәчәкләр.

«Эшкуар әни» программасы Россиядә инде 10 ел дәвамында тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә анда 7000 ләп хатын-кыз катнаша, 247 кеше бәйгедә җиңүче була. Программа кысаларында, шул исәптән – социаль эшкуарлык буенча да 255 тренинг уздырылган.

Татарстанда әлеге программаны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча эшләүче «Минем бизнес» төбәк үзәге гамәлгә ашыра.

Республикада эшкуар әниләргә ярдәм итү чаралары турында күбрәк «Минем бизнес» Үзәгенең сайтында, шулай ук кайнар линия телефоны буенча белергә була: 8(843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International