Татарстанда хатын-кызлар эшкуарлыгы үсеш ала

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Россиядә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр арасында хатын-кызлар өлеше 40 % тан артык тәшкил итә. Җәмгыятебездәге гүзәл затларыбыз «хатын-кызлар» бизнесын гына түгел, ә технологияләр һәм җитештерүләрне дә үстерә. «Минем бизнес» үзәкләре Татарстанда хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүгә ничек ярдәм итә соң? Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм чараларыннан файдаланган бизнесменнарның «уңыш тарихлары» сайлап алынды.

Эшмәкәр Эльвира Фәсәхова – консалтинг хезмәтләренә махсуслашкан «Сезнең бизнес» компаниясе хуҗасы. Эльвира үз компаниясен таныту һәм рекламалау буенча дәүләт ярдәменнән файдалана, шулай ук шәхси брендын пропагандалау буенча бушлай белем ала. Нәтиҗәдә, компаниянең фирма стиле һәм рәсми документы (брендбук) эшләнә, бу танылуны арттырырга һәм яңа клиентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Үзмәшгуль Лилия Солтанова үз эшен күптән түгел генә башлаган. Ул популяр мемо-өстәл уены авторы. Бизнес өчен җитлеккәнлекнең теләсә кайсы этабында кулланырга мөмкин булган илкүләм проект буенча бушлай хезмәтләр кызга үз эшен үстерергә, шулай ук үз акчаларын нәтиҗәле кулланырга һәм аларны эшкуарлык ихтыяҗларына юнәлтергә ярдәм итә. Лилия үзмәшгульләр өчен үз бизнесы турында сөйләргә һәм яңа клиентлар табарга ярдәм итә торган ярминкәләрдә дә катнаша. Шулай ук ул «Хатын-кыз эшкуарлыгы» программасы буенча курслар үткән. Нәтиҗәсе: Лилия әйләнешен арттыра, аның уены маркетплейсларда сату буенча беренче урынга чыга, уеннар линиясе барлыкка килә.

Аделия Хафизова яшьләр арасында татар телен популярлаштыра торган «Шикэрно» бренд проектын үстерә. Ул шулай ук тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» программасында катнаша. Курста алган тәҗрибәсе һәм осталыгы аңа сату әйләнешен 15 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.

Әгәр дә Сез эшкуар икән, Сезне шулай ук эшегезне үстерү һәм ярдәм итү өчен, «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз, телефоны: 8(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International