2022 елда Татарстанның тулай төбәк продукты 3,8 трлн сум тәшкил итте

2023 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Республика Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында билгеләп үткәнчә, узган елгы нык билгесезлек шартларында, ул күбесенчә геосәяси факторлар белән билгеләнә, ил һәм республика икътисады өчен җитди чакыру булды. 

Предприятиеләрнең, кредит-финанс оешмаларының, кече һәм урта бизнесның тотрыклы эшләве, Федераль һәм төбәк ярдәм чараларын, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3 трлн 865 млрд сум тәшкил итте. 

Икътисадта сәнәгать төп роль уйный. Сәнәгать структурасында эшкәртү производстволары өлеше, беренче чиратта нефть эшкәртүне арттыру хисабына, 72,4 % ка җитте.

Төзелеш эшләре күләме 570 млрд сумнан артып китә, ягъни 2021 ел дәрәҗәсенә карата 120 %. Юл төзелешендә зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыру үсешкә төп өлеш кертте. 
Республика икътисадында авыл хуҗалыгы тармагы өлеше 4,9 % тәшкил итте, үсеш үсемлекчелек хисабына тәэмин ителде. 

Ваклап сату әйләнеше 3 % ка кимеде. Төп сәбәп – азык-төлек булмаган товарлар, беренче чиратта җиңел автомобильләр сату күләменең кимүе. Хезмәт базарында, халыкка һәм бизнеска күрсәтелгән ярдәм чаралары аркасында, 2022 елда мәшгульлекне саклап кала алдык, хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International