Татарстанга барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Агымдагы елга бурыч – тулаем төбәк продукты күләмен 4 трлн сумга җиткерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Коллегия Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә узды.
Төп тема – 2023 елда социаль-икътисади тотрыклылык һәм төбәк икътисады үсеше.
Төп доклад белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисады тышкы чакыруларга чыдам булып чыкты. Бу хакта узган ел күрсәткечләре сөйли. Тулай төбәк продукты – 3,865 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 106,6 %; инвестицияләр индексы – 850 млрд сум. Бу нәтиҗәләргә федераль ярдәм нәтиҗәсендә ирешелүен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә вакытында күрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.
«Предприятие җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына аерым рәхмәт белдерәм. Санкция басымы шартларында сез җитештерүне саклап кала, аларның тотрыклы эшләвен тәэмин итә алдыгыз, яңа җитештерү һәм логистик чылбырлар формалаштырдыгыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бүген икътисадның тотрыклылыгын саклап калу һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген тәэмин итү мөһим. Алга барырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук икътисадны алга таба үстерү өчен, Оператив штаб тарафыннан Төрле юнәлешләр буенча чаралар планы әзерләнде.
«Барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Агымдагы елга бурыч – тулаем төбәк продукты күләмен 4 трлн сумга җиткерү. Барысы да икътисади ситуациягә бәйле булачак, ләкин без бу максатка ирешергә тиеш. Безнең игътибар үзәгендә эш урыннары булдырган, хезмәт хакы һәм салым түли торган һәр үзмәшгуль һәм микропредприятиеләрдән алып иң эре компанияләргә кадәр барлык хуҗалык итүче субъектлар булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. Барлык министрлык һәм ведомстволарның бурычы – бизнеска ярдәм итү икәнлеген ассызыклады ул.
Икътисадны инвестицияләр җәлеп итмичә үстерү мөмкин түгел. Дәүләт инвестиция куркынычларын бизнес белән ярдәм механизмнары аша бүлешергә әзер. Бу – 1119 һәм 1704 нче Хөкүмәт Карарлары, Капитал салуны яклау һәм стимуллаштыру турында килешүләр, инфраструктура менюлары һәм федераль үсеш институтлары программалары кысаларындагы инструментлар. Бу мөмкинлекләрнең барысын да без файдаланырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук преференциаль территорияләрнең мөмкинлекләрен кулланырга кирәк, дип саный ТР Рәисе. «Алабуга» МИЗ зур күләмдә – якынча 200 мең кв метр – яңа җитештерү мәйданнары төзи. Төп бурыч – аларны резидентлар белән тутыру һәм нәтиҗәле эшчәнлек тәэмин итү. Шулай ук «Алабуга»ның «Сибур» компаниясе белән уртак планнары да бар. Иннополисның бурычы – федераль үзәк белән, элек игълан ителгән күләмнәрдән чыгып, ике яңа мәйданчыкны финанслауны эшләү.
Республикада 5 алгарышлы үсеш территориясе (ТОСЭР) эшли. Монда шулай ук резервлар бар. Түбән Кама буенча узган елда бер генә резидент та җәлеп ителмәгән, яңа эш урыннары булдыру күрсәткече үтәлмәгән. «Мин бүген Түбән Кама башлыгына әйттем инде, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. –Аңлашыла ки, хәзерге шартларда резидентларны табу җиңел түгел, әмма эшләргә кирәк».
«Чистай» алгарышлы үсеш территориясе сүлпән эшли – ул шулай ук куркыныч зонасында. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларының игътибарын шуңа җәлеп итте: инвестицияләр – территорияләрне үстерү һәм гражданнарның керемнәрен һәм тормыш сыйфатын арттыру чыганагы.
Моношәһәрләр җитәкчелегенә ВЭБ.РФ механизмнарын активрак кулланырга кирәк. Үз чиратында, ТР Рәисе ВЭБ.РФга республика проектларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Агымдагы елда ВЭБ.РФ финанслашуы ярдәмендә Зөя мультимодаль логистика үзәгенең инженер һәм юл инфраструктурасын булдырырга кирәк. Барлык килешүләр безнең төзүчеләр тарафыннан да үз вакытында гамәлгә ашырылырга тиеш, –диде Рөстәм Миңнеханов.
Хакимият эшен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфаты буенча бәялиләр. Узган ел барлыгы 319 хезмәт электрон рәвешкә күчерелде. Шул ук вакытта кайбер районнарда аларны вакытында күрсәтмәү очраклары бар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул артта калган районнарны санап китте: Мөслим, Менделеевск, Әлки, Бөгелмә, Нурлат районнары. Моның өчен җаваплы затларга җәза бирергә кирәк, дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.
Ил Президенты куйган мөһим бурыч – кыска вакыт эчендә технологик суверенитетны тәэмин итү. Бу эш җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле алып барылмый, дип исәпли Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда технологияләрне импортлау экспорттан 6 тапкыр артыграк, дип искәртте. Төбәктә – илдәге иң көчле фәнни мәктәпләрнең берсе. Шул ук вакытта узган ел Россия университетларының уйлап табу активлыгы рейтингында Татарстанның әйдәп баручы вузларының позицияләре начарланды. Бу КНИТУ-КАИга да, КНИТУ-КХТИ һәм Энергоуниверситетка да кагыла – алар түбәнге баскычка төште, дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Нәтиҗәдә, соңгы 10 елда Татарстанда уйлап табуларга алынган патентлар саны 17 процентка кимегән.
«Вузларга бизнес белән берлектә, конкрет гамәли нәтиҗәләр алу өчен, фәнни тикшеренүләр программасына төзәтмәләр кертергә кирәк. Без барысын да үзебез җитештерергә өйрәнмичә торып, санкцияләр бетмәячәк», – диде ул.
Республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүген икътисадның реаль секторына ярдәм итүгә басым ясарга кирәк. Эшкәртү производстволарында 7% кына кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлек алып бара. Бу гына технологик суверенитет проблемаларын исәпкә алганда җитми. Безнең эре предприятиеләр әйдәп баручы булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген кече бизнес белән яңа кооперация чылбырлары төзергә һәм сәнәгать мәйданчыклары потенциалын кулланырга кирәк. Бүген республиканың сәнәгать паркларында якынча мең ярым резидент теркәлгән, аларда 55 меңнән артык кеше эшли.
Сәнәгать парклары үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Субсидияләр, салым ташламалары, ташламалы заем финанславы бирелә. Шуның белән бергә республикада 7 паркта – һәм мин аларны берничә тапкыр тәнкыйтьләдем инде (Аксубай, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе районнары) – нибары берәр генә резидент. Актаныш (28 %), Буа (39 %), Яңа Чишмә (3 %) һәм Мамадыш (32 %) районнарында паркларның тулылануы түбән. Шул ук вакытта биредә мәйданчыклар бюджет инвестицияләре хисабына булдырылган, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Резидентлар һәм идарәче компанияләр өчен без агымдагы елда кабул иткән яңа ярдәм чараларын исәпкә алып, паркларның тулылыгы кимендә 70 % дәрәҗәсендә тәэмин ителергә тиеш. Бу – Инвестицион үсеш агентлыгы, Инвестицион венчур фонды һәм Икътисад министрлыгы белән берлектә район башлыкларының җаваплылык зонасы», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук территорияләрне үстерү өчен төп партнер – кече һәм урта бизнес икәнлеген дә искәртте. Шулай ук кече һәм урта предприятиеләрне экспортка эшләүгә максималь рәвештә җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк. Хәзер КУЭның 1 % тан кимрәге генә экспортерлар. Уңай мисал итеп Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция юнәлешендәге эшне китерде.
Бер өстенлек – муниципалитетларның балансланган үсеше. Моның өчен илкүләм проектлар һәм республика программалары тормышка ашырыла. Узган елда 4271 объект файдалануга тапшырылган һәм ремонтланган. Ил Президенты агымдагы елга тизләнергә һәм объектларны бер елга иртәрәк кертергә әзер булган төбәкләрдә инфраструктура төзелешен федераль бюджеттан алдан финанслау бурычын куйды. Бу юнәлештә актив эшләргә кирәклеген ассызыклады ТР Рәисе.
«Тармак министрлыкларына Төзелеш министрлыгы белән берлектә кыска вакыт эчендә федераль бюджеттан алдан финанслау чараларын җәлеп итүгә гаризалар җибәрергә кирәк», – дип йөкләде ТР Рәисе.
Ул шулай ук төбәктә территорияләрнең баланслы үсешен тәэмин итү өчен Пространстволы планлаштыру институты булдырылуын искәртте. Агымдагы елда институтка Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүне тәмамларга, Кама һәм Әлмәт агломерацияләренең Мастер-планнарына керешергә кирәк. Әлеге документлар торак төзелешен, инфраструктураны һәм производство урнаштыруны планлаштыру коралы булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, салым бурычы белән эшләү мөһим юнәлеш булып кала. Ул бурычның суммасын атады – 1 гыйнварга ул 15,3 млрд сум тәшкил итә. Бу дөрес түгел, диде ул, әлеге предприятиеләр – банкротлыкка кандидатлар, бу эш урыннарын югалту.
Шул ук вакытта оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан милек салымнарын түләүгә дә аерым игътибар бирелергә тиеш. 2023 елның 1 гыйнварына физик затларның бурычлары 2,6 млрд сумнан артып китә, аларны түләү өчен чаралар күрергә кирәк.
ТР Рәисе сәнәгать предприятиеләренә һәм компанияләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бездә булдырылган бар нәрсә – икътисадның реаль секторы эше нәтиҗәсе, – дип ассызыклады ул. – Сезгә зур рәхмәт.
Утырыш гадәттәгечә төрле тармакларның аеруча алдынгы белгечләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Утырышта РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.