Татарстан ташламалы инвестиция кредитларын җәлеп итү буенча иң актив төбәкләр бишлегендә – 2022 елда кече һәм урта бизнеска 2,28 млрд сум бирелде. Яңа программа буенча Россиядә барлыгы 500 гә якын кече һәм урта компания 37,4 млрд сум алган. 2023 елда банклар кече һәм урта бизнеска «1764» программасы буенча 2,5-4 % белән инвестиция максатларына ташламалы кредит бирүне дәвам итәчәк Ул беренче Вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла.
Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең уртак программасы 2022 елның 25 августында эшли башлады. Бүгенге көндә мондый ярдәм белән 325 җитештерү предприятиесе үзләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыра, алар программа ярдәмендә 21,6 млрд сумлык финанслау җәлеп иткән. Транспорт белән ташу һәм саклау өлкәсеннән 106 компания 12 млрд сумнан артык акча җәлеп итте һәм 3,7 млрд сум кунакханә бизнесыннан 60 компаниянең инвестпроектларын гамәлгә ашыруга җибәрелде.
Узган ел программа җитештерү предприятиеләре, шулай ук транспорт белән ташу һәм саклау компанияләре, кунакханәләр өчен эшләде. 2023 елда өстенлекле өлкәләрне үстерү максатларында исемлек фәнни, техник һәм архитектура эшчәнлегенә киңәйтелде.
Әлеге программа буенча урта бизнес өчен еллык 2,5 % белән, кече һәм микробизнес өчен еллык 4 % лы 50 миллион сумнан алып кредитны эшкуарлар 49 банктан ала ала, аларның исемлеге Икътисади үсеш министрлыгы һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе сайтында урнаштырылган. Ташламалы ставкалар биш ел дәвам итә, ә кредитны ун ел эчендә түләргә мөмкин.
Татарстаннан тыш, лидерлар бишлегенә Мәскәү (2,77 млрд сум), Санкт-Петербург (1,96 млрд сум), Новосибирск өлкәсе (1,93 млрд сум), Пермь крае (1,92 млрд сум) кергән.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төзелгән КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасында ташламалы инвестиция кредиты программасы буенча килешүләр алып бару өчен махсус сервис эшли. Ул эшкуарларга проектларны формалаштыруда, программа, таләпләр һәм документлар буенча консультацияләр бирүдә белгечләр ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирә.
Ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.