Мидхәт Шаһиәхмәтов Югары Ослан муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш утырышында катнашты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февральдә Биектау районында Биектау муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш 32 утырышы узды, аның кысаларында 2022 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары каралды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың 2022 елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде һәм район икътисадында эшләрнең торышы турында сөйләде. Республика муниципаль берәмлекләренең 2022 ел өчен социаль-икътисади үсеше рейтингында Биектау районы 16 нчы урында тора. Макроикътисади күрсәткечләр буенча район гадәттәгечә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Район икътисады структурасында сәнәгать 37,2 % тәшкил итә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча ХПП 107,4 % тәшкил итә һәм 14,1 % ын авыл хуҗалыгы били, 2022 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 32 % ка артты.

«Район Казан агломерациясенең бер өлеше булып тора һәм аның географик урыны файдалы .  Район актив үсә, халык саны арта, торак төзелеше югары темплар белән алып барыла, дип билгеләп үтте район башлыгы. Барлык юнәлешләр буенча да район потенциалы нәтиҗәле гамәлгә ашырылырга тиеш», – диде министр совет утырышында чыгыш ясаганда

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында район хакимияте ягыннан яңа резервлар һәм үсеш нокталарын билгеләргә, район башлыгы докладында билгеләнгән бурычларны тормышка ашырырга, дәүләт ярдәме чараларын максималь кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.

Министр кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча республика инструментларыннан активрак файдаланырга, шулай ук, җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен, электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгарга чакырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International