Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проекты буенча бизнес-кейслар чемпионатында Татарстанның 29 мәктәбеннән 330 укучы катнаша

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан укучылары бизнес-кейслар чемпионатында катнаша. Чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» Республика проектының чираттагы этабы, ул үз эшен дәвам итә. Чемпионатның беренче туры Татарстан Республикасының 29 мәктәбеннән 330 бала – 33 мәктәп компанияләре өчен онлайн режимда узды. Аларның 12 се чемпионатның көндезге этабына үтә – ул 28 февральдә узачак.

Хәзер чемпионатның беренче турында катнашучылар Татарстан эшкуарларыннан видеоконференциядә алган биремнәр өстендә эшлиләр. Балаларга түбәндәге төр биремнәрне үтәргә кирәк: әйтик, хатын-кызлар киемнәре кибетен таныту стратегиясен булдыру, ресторанга килүчеләрне төшке аш вакыты белән кичке аш вакыты арасында «буш сәгатьләр»дә ничек җәлеп итүне уйлап табу; шул ук күләмдә персонал белән производство нормасын ике тапкыр арттыру өчен кием тегүне ничек оештырырга кирәклеген тәкъдим итү. 

Башка кызыклы биремнәр дә бар: кадрлар агентлыгына профайлинг – кандидатларны аның мимикасы, тышкы кыяфәте, ишарәсе һәм хисләре буенча бәяләү техникасы буенча белем бирү курсының максатчан аудиториясен билгеләргә ярдәм итү; Татарстан кунаклары арасында танылырлык сувенир продукциясенең яңа вариантларын тәкъдим итү. Проблемаларга гомуми карашны киңәйтә торган иҗади идеяләрне үз эченә алырга тиешле үз тәкъдимнәрен укучылар 13 февральгә кадәр тапшырырга тиеш. Чемпионатның киләсе (көндезге) этабына иң нәтиҗәле карарлар тәкъдим итүчеләр узачак.

«Чемпионатта «Мәктәп бизнес-старты»ның алдагы этапларында искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән һәм, асылда, эшкуарлык тәҗрибәсенә ия иң кызыксынган һәм талантлы укучылар катнаша. Бизнес-кейслар чемпионатында алар бизнес алдында торган чынбарлыктагы проблемаларны чишәргә, аларны хәл итүнең конкрет юлларын модельләштерергә өйрәнәләр. Яшьләр яңа идеяләр бирерләр һәм, аларның карарлары безнең эшкуарларга файда китерер дип ышанам», – ди «Мәктәп бизнес-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова.

Исегезгә төшерәбез: мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 12 команда катнашачак. Алар барысы да зур тәҗрибә алачак, ә иң яхшы командалар «Сколково»га юл тотачак.

«Мәктәп бизнес-старты» программасы 2022 елның сентябрендә эшли башлады һәм Татарстанның 12 мең баласын колачлады. Оештыручылар – ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International