Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм гадиләштерелгән салым салуның автоматлаштырылган системасының махсус режимын кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия төбәкләре һәм федераль ведомстволар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Ул Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (АвтоУСН проекты) уздырыла.
«Эксперимент Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча кече эшкуарларның һәм эшлекле берләшмәләрнең күп санлы соравы буенча башланып китте», – диде Андрей Белоусов. Ул үзмәшгульлек статусыннан шәхси эшкуар статусына күчү, бигрәк тә ялланган хезмәткәрләр барлыкка килгәндә, хисаплылыкның кискен артуына китерә, дип искәртте. Махсус режим куллану бу киртәне бетерергә мөмкинлек бирә.
Беренче вице-премьер экспериментның агымдагы нәтиҗәләре уңай бәяләнүен раслады һәм башка төбәкләргә проектка кушылырга тәкъдим итте. «Махсус режим ул «эшчәнлекне хокукый кырга күчерү» өлешендә нәтиҗәле булса һәм яңа төзелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны арткан очракта гына акланырга мөмкин», – дип аңлатты Андрей Белоусов.
Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Сатин аңлатканча, АвтоУСН проекты түләүчеләрнең чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән: хисап тулысынча диярлек бетерелә, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә. 2022 елның 1 июленнән яңа теркәлгән оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен АвтоУСН режимын кулланырга мөмкин иде, агымдагы елның 1 гыйнварыннан эксперимент үткәрү территорияләрендә теркәлгән һәм тиешле критерийларга туры килгән башка салым түләүчеләр АвтоУСНны куллана ала. Аерым алганда, оешмалар һәм хезмәткәрләр саны 5 кешегә кадәр булган һәм еллык кереме елына 60 млн сумнан артмаган ШЭ махсус режимны куллана ала. Проектка Россиянең 9 эре банкы кушылган инде.
«Алга таба эксперимент нәтиҗәләре буенча аны озайту һәм махсус салым режимын башка төбәкләргә тарату турында карар кабул ителәчәк. Без дүрт төбәктә тупланган тәҗрибә белән танышырга киңәш итәбез. Әгәр ул перспективалы булып чыкса, без АвтоУСНны алга таба тарату буенча тәкъдимнәрне эшләүгә кушыла алабыз», – дип раслады Дмитрий Сатин.
«Татарстан эксперименталь салым режимнарын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2022 елның 1 июленнән Республика салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын билгеләү буенча пилот төбәк итеп билгеләнде. Эшкуарларга Татарстанда АУСНның өстенлекләре турында хәбәр итү өчен, салым режимын популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. Нәтиҗәдә, илебездә АУСНны куллануга күчкән беренче салым түләүче республикабыздан шәхси эшкуар булды. Бүген Татарстанның 1,5 меңнән артык эшкуары бу салым режимын куллана», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук предприятиеләрнең эре бизнесның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән хезмәттәшлеге турында Декларациягә кушылуының барышы турында фикер алыштылар. Бу документ эре компанияләр кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтә алган өлкәләрдә хезмәттәшлек принципларын билгели.