2023 елда банклар кече һәм урта бизнеска 2,5-4 % белән инвестиция максатларына кредит бирүне дәвам итәчәк

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Кече һәм урта бизнес 2023 елда инвестиция максатларына «1764» программасы буенча еллык 2,5 һәм 4 % белән ташламалы кредитлар алуны дәвам итәчәк. Ул беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты, шулай ук Россия Банкының ПСК һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе программалары кысаларында тормышка ашырыла.

Ташламалы программа лимиты узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан һәм 100 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай ук предприятиеләре ташламалы кредит алырлык тармаклар исемлеге киңәйтелде.  

Элегрәк программа өч тармакка: эшкәртү производствосына, транспортлауга һәм саклауга һәм кунакханәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Хәзер һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек, шулай ук архитектура һәм инженер-техник сынау эшчәнлеге өстәлде. 

Быел кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүдә импортны алмаштыруны тәэмин итү һәм мәшгульлекне арттыру өчен производстволар булдыруга һәм модернизацияләүгә басым ясалды.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International