Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча эшкуарларга бизнес үсешенең төрле стадияләрендә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, күп тапкырлар финанс һәм комплекслы финанс булмаган ярдәм алган Татарстан компаниясе, 2022 елда Татарстанда беренчеләрдән булып, махсус операциядә катнашучылар өчен җылы балаклава җитештерә башлады. Алар якынча 500 балаклава әзерләп, фронтка җибәрәләр. Проект куәтенә ирешеп, компания аена 200 меңгә кадәр эшләнмә җитештерә ала.
«Симпл» ҖЧҖ компаниясе полипропилен торбалардан алып, башлык һәм перчаткаларга кадәр төрле эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Фирма «Түбән Кама» сәнәгать паркы мәйданнарында урнашкан, анда компания тарафыннан 35 эш урыны булдырылган. Тагын бер завод Дагестанда ачылып, анда 15 эш урыны булдырылган. Узган ел, катлаулы шартларга карамастан, фирма «ТехноНИКОЛЬ» һәм «Пеноплекс» федераль челтәрләре белән көндәшлек итүче «Калкан» җылыткыч җитештерүне җайга салды.
Предприятие директоры Илдар Гыйлемханов сүзләренчә, башта аның фирмасына шикләнеп караганнар, хәзер исә көндәшләрнең карашы үзгәргән. Товарга ихтыяҗ бар. Җитештерелгәннәрнең барысы да тиз файдаланыла. Җылыткыч йортлар төзелешендә кулланыла, төзелмәләрне эсселектән, салкынлыктан һәм дымнан саклый. Продукцияне Россиянең күп кенә шәһәрләренә саталар. Күптән түгел бер партия җылыткычны Лисичанскига җибәргәннәр.
«Җиһазларны һәм комплектлау материалларын Кытайдан сатып алдык, кирәкле чималның бер өлешен Ираннан алып кайтабыз, ул үзе дә санкцияләр астында, шуңа күрә проблемаларсыз эшлибез. Төп күләм материалны Түбән Камада урнашкан «Сибур» компаниясеннән сатып алабыз. Башта, әлбәттә, нәрсә эшләргә икәнен аңламау бар иде. Валюта курсы үсә башлагач, паника барлыкка килде. Ләкин җәйгә таба арысы да җайланды. Бездә санкцияләр булу яхшы да әле. Ниһаять, без барысын да үзебездә җитештерүне үстерә башлыйбыз. СССРдагы кебек бәйсез булабыз. Кайбер гади генә әйберләрне үзебездә дәҗитештерә алабыз», – диде Илдар Гыйлемханов.
Компания илкүләм проект буенча халыкара күргәзмәдә катнашты, хәзер Казахстан базарына үз продукциясен җибәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге барлык үсеш стадияләрендә эшкуарларга ярдәм күрсәтә. «2023 елда без ярдәмнең һәм хезмәт күрсәтүнең финанс булмаган чараларын – сертификацияләүне финанслау һәм продукцияне таныту, маркетплейсларда чыгуны, Россия Федерациясе буенча күргәзмә һәм ярминкәләрдә катнашуны, шулай ук хисап һәм документ әйләнеше сервисларына бушлай керү мөмкинлеген бирүне һ.б. ларны дәвам итәчәкбез», – дип уртаклашты Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.
Республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында күбрәк мәгълүматны Татарстанның «Минем бизнес» үзәге рәсми сайтында https://fpprt.ru/ онлайн режимда, шулай ук +7 (843) 524-90-90 телефоны буенча белергә мөмкин.