Татарстанда илкүләм проект буенча финанс ярдәме алуга бизнестан гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ташламалы финанс ярдәме алуга төбәкнең эшкуарларыннан һәм үзмәшгульләреннән гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Хәзерге вакытта республика бизнесы өчен 0,1% тан 5,5 % ка кадәр ташламалы ставка белән 8 финанс продукты гамәлдә. Шул ук вакытта аларның икесе әле яңа.

Беренче – «Экспресс 2023» микрофинанс продукты – 1 млн сумга кадәр 5,5 % ка кадәр еллык ставка белән 24 айга кадәр бирелә. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: продукт финанслауны җәлеп итү өчен гаризаны ул кергән көннән соң күп дигәндә 1 эш көне эчендә экспресс-карауны күздә тота.

Икенче – «Стартап» продукты – теркәлгән һәм күп дигәндә 11 ай гамәлдә булган яңа эшкуарлык проектларына ярдәм итүгә исәпләнгән. 500 мең сумга кадәр заем 36 айга кадәр киметелгән ставка – нибары еллык 2 % белән бирелә. Продукция формалашу этабында «яшь» бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан үзмәшгульләре өчен «Үзмәшгульләр 2023» микрофинанс продукты 500 мең сумга кадәр 5,5 % ка кадәр еллык ставка белән 36 айга кадәр бирелә. Мондый ярдәмннән үзмәшгульләр сыйфатында кимендә бер ай эшчәнлек алып баручы татарстанлылар файдалана алачак.

Шулай ук импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыручы, экспорт юнәлешле эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, социаль эшкуарлар, сәнәгать парклары резидентлары һәм бизнесның башка өлкәләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Микрофинанс продуктлары алучыларның максималь даирәсенә исәпләнгән һәм 36 айга кадәр 5 млн сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Финанс программаларын гамәлгә ашыру узган елда 777 эшкуарга 1,5 млрд сумлык, шул исәптән 147 үзмәшгульгә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Алынган акчалар гамәлдәге бизнесны үстерүгә, яңа производстволар ачуга һәм эшләтеп җибәрүгә, комплектлау материаллары һәм запчастьләр сатып алуга, шулай ук экспорт контрактларына ярдәмгә юнәлдерелде.

Ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды күрсәтә. Шул ук вакытта финанслауны җәлеп итүгә гаризаны МИНЕМ СУБСИДИЯЛӘР сервисында электрон рәвештә бирергә мөмкин. 

Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Татарстанның «Минем бизнес» үзәге рәсми сайтында онлайн режимда, шулай ук кайнар линия телефоны буенча +7 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International