Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында Абхазия Республикасы делегациясе белән эшлекле визит булды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Абхазия Республикасы Вице-премьеры – икътисад министры Кристина Озган җитәкчелегендәге Абхазия Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондында булды. Эшлекле очрашуда үзара хезмәттәшлек, тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү, республикаларның предприятиеләре арасында эшлекле багланышларны җайга салу мәсьәләләре каралды.

Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ачып җибәрде. Ул төбәкнең инвесторлар өчен икътисади потенциалы һәм җәлеп итүчәнлеге, ярдәм чаралары, өстенлекле территорияләр үсеше һәм аларда гамәлдә булган резидентлар өчен ташламалар, шулай ук предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеге мониторингы һәм агымдагы шартларда Татарстан икътисадының тотрыклы үсеше буенча эш оештырылуы турында сөйләде.

Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, Республика маркетинг үзәге базасында, элек сатып алына торган чит ил товарларын алыштыру өчен, Россия, шул исәптән Татарстан җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре тарафыннан җибәрелә торган охшаш товарлар тәкъдимнәренең махсус каталогы булдырылды, дип сөйләде. Республиканың тиңе булмаган ресурсында җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр бар.

Очрашу барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен программаларны, инструментларны һәм хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыруда республика тәҗрибәсе белән Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды директоры Айдар Салихов уртаклашты.

Яклар алга таба хезмәттәшлек, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә, регионнарның һәм бизнеска ярдәм итү институтларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән тәҗрибә һәм карарлар белән алмашу турында килештеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International