«Түбән Кама» сәнәгать паркының өченче чиратына резидентлар сайлап алу башланды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Түбән Кама районында «Түбән Кама» сәнәгать паркының өченче чиратын төзү планлаштырыла, ул инвестицияләр күләме 1,5 млрд сумнан артык булган һәм 300 яңа эш урыны булдыра ала торган 12 компания-резидентны урнаштыра алачак. Хәзерге вакытта резидентларны сайлау башланды. Үз инвестиция проектларын сәнәгать паркының яңа мәйданнарында тормышка ашырырга теләүчеләр Түбән Кама муниципаль районы администрациясенә гаризалар бирә ала.

Сәнәгать паркы «Түбән Кама» алгарышлы үсеш территориясендә урнашкан, бу резидентларга салым ташламаларына һәм преференцияләргә, шулай ук Сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ярдәм чараларына дәгъва итү хокукын бирә, бу исә бизнес алып бару өчен конкурентлы шартлар тудыра. 

Хәзер «Түбән Кама» сәнәгать паркы 53,3 га мәйданны били. Аның территориясендә 16 резидент урнашкан, шул исәптән 10 ысы – беренче чиратта. Шулардан алты компания үз производствосын эшләтеп җибәргән инде: «Симпл» (полипропилен торбалар һәм табаклы җылыткычлар ясау), «Метакам» (вентиль блоклар һәм тоташтыргыч фитинглар җитештерү), «Акватар» (макулатура эшкәртү һәм йомырка тутыру өчен кәгазь савытлар чыгару), «Питон-Кама» (шинүткәргечләр җитештерү), «Бакелит» заводы (торба изоляция һәм пенополиэтилен профильләр ясау), «Восток Волга сталь» (3D коймалар ясау).

«Түбән Кама» сәнәгать паркының беренче чираттагы калган дүрт предприятиесе агымдагы ел ахырына кадәр төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләрен төгәлләргә тиеш. Алар йөк машиналары өчен автокомпонентлар һәм запас частьләр, пар казаннары өчен калорифер җиһазлар һәм комплектлау материаллары, автомобиль, тимер юл цистерналарына сыеклыклар салу җиһазлары һ. б. җитештерәчәкләр.

Сәнәгать паркының икенче чиратында сәүдә суыткыч җиһазлары җитештерү буенча «Акыллы машиналар» һәм азык-төлек товарлары өчен сыгылмалы төргәкләр җитештерү буенча «Ай флекс» урнашкан. Шулай ук инвесторлар монда сәнәгать җиһазлары, тимер-бетон эшләнмәләр, композит геополимер һәм ике компонентлы композит сумалалар җитештерү буенча заводлар төзергә әзер булулары турында белдерде. Заводлар төзелеше быел башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International