Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында стартаплар булдыруга 1 млн сумлык грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 3 апреленә кадәр кабул ителәчәк.
Программа коммерцияләштерү потенциалы булган һәм үсешнең әле башлангыч этабында булган үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен кулланып яңа товарлар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәтләр эшләүгә юнәлтелгән. Быел 1 миллионлык грантны 1500 студент алачак.
Конкурста РФ гражданнары булган һәм Россия Федерациясенең югары белем бирү оешмаларында бакалавриат, специалитет, магистратура яки аспирантура программалары буенча белем алучы, Фонд белән гамәлдәге шартнамәләре булмаган ( икенче ел «УМНИК» программасының грантын алучылардан тыш) физик затлар катнаша ала.
2022 елда Татарстан Республикасыннан 129 студент «Студентлар стартапы» конкурсында җиңде һәм 129 млн сум күләмендә грант ярдәме алды. Яшь инноваторлар грант финанславын стартапларны үстерүгә һәм масштаблауга юнәлтәчәкләрен әйттеләр.
Программаның юнәлешләре:
Конкурсның шартлары, гаризалар бирү һәм конкурс буенча оештыру документлары һәм хисаплар бирү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтының «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы студентлар проектларын әзерләүдә һәм эш барышында ярдәм итәчәк, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтәчәк, катнашуга гаризалар формалаштыруда булышачак.
Конкурста катнашу һәм грант ярдәме мәсьәләләре буенча консультацияләрне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)222-90-60 (өст. 280)телефонына шалтыратып яисә A.Salikhov72@yandex.ru адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.