Татарстанның 170 үзмәшгуле илкүләм проект буенча яңа ел ярминкәсендә үз продукциясен тәкъдим итте

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Бүген республика башкаласында Казан Кремле диварлары буенда дүрт көн эшләгән «Мин Татарстан инде ул» ярминкәсенә йомгак ясалды. Ярминкә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк Үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Үзмәшгульләр өчен кышкы чорда эш шартлары тудырылды – махсус җылы сәүдә павильоннары әзерләнде.

Бөтен республикадан 170 тән артык үзмәшгуль Казанда Яңа ел бүләкләре, агач, күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, йорт декоры әйберләре һәм үзләре җитештергән башка продукцияне тәкъдим итте.  

Чараны ябуда Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев катнашты. Ул, ярминкәдә булып, үзмәшгульләр белән аралашты, татарстанлыларны Яңа ел белән котлады. 

«Бүген Татарстанда 230 меңнән артык үзмәшгуль бар, һәм бу әле чик түгел, без көн саен үз эшен башларга уйлаган гражданнарны теркибез. Актив татарстанлыларыбызга ярдәм итү өчен бездә федераль һәм республика чараларының тулы бер комплексы эшли», – дип билгеләп үтте икътисад министрының беренче урынбасары.

Республика үзмәшгульләре продукциясен таныту өчен зур ярминкәләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә инде 4 ел рәттән үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелә бара. Чараларны әзерләү өчен Министрлык эшлекле һәм эксперт оешмаларын җәлеп итә, бу бизнес өчен чыннан да кирәкле һәм сыйфатлы продукт булдырырга мөмкинлек бирә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзе һәм үз эше турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан 2019 елда эксперимент сыйфатында махсус салым режимы – «Һөнәри керемгә салым» кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, республиканың үзмәшгульләре уртача суммасы 1,6 мең сум булган 45 миллион тирәсе чек тапшырды. Аларның суммар кереме 72,8 миллиард сумнан артып киткән. 

Татарстанлы үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International