26 – 27 ноябрьдә Татарстан шәһәрләрендә үзмәшгульләр өчен бушлай кулинария мастер-классы узачак. Аның төп темасы шоколад белән эшләү һәм зефир-эскимо, кейк-попс һәм Вена вафляларын әзерләү технологиясе. Мастер-классны Пешекчелек һәм сервис буенча Россия чемпионатының көмеш призеры, китап авторы һәм кондитер сәнгате буенча укытучы Юлия Иванова үткәрәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында мастер-классларны «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
10 елдан артык стажлы эшләп килүче кондитер пешекчесе Юлия Иванова 26 ноябрьдә Казанда яңа гына эшләүче кондитерларга бәйрәмнәрдә ничек акча эшләргә, эшләнмәләрнең үзкыйммәтен исәпләргә һәм чыгымнарны оптимальләштерергә кирәклеге турында сөйләячәк. Ул шоколад белән эшләү серләрен һәм зефир эскимо, кейк-попс һәм Вена вафлиларын әзерләү технологияләре белән уртаклашачак. Спикер десертларны ничек яхшырак төрергә, аларны саклау вакыты һәм башкалар турында сөйләячәк.
Әлмәт кондитерлары белән спикер 27 ноябрьдә заказларны каян эзләргә һәм продукцияне танытуның нинди ысулларын сайларга кирәклеге турында сөйләшәчәк. Мастер-класста катнашучылар белән клиентларны эзләү һәм җәлеп итү, социаль челтәрләрнең һәм «сарафан» радиосының кулинария эшендә нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Кондитер шулай ук B2B сегментындагы үсеш, шәхси бренд булдыру, чемпионатларда катнашу һәм блогерлар белән эшләү турында сөйләячәк.
Үзмәшгульләр өчен катнашу бушлай. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Үзмәшгульләр өчен әлеге һәм башка чаралар һәм хезмәтләр турында ТР «Минем бизнес» үзәге телефоны аша консультация алырга мөмкин +7 (843) 524-90-90.