22 ноябрьдә Казанда эре федераль компанияләр сатып алуларында катнашырга теләүче республика эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен семинар узачак.
Чарада башкарма хакимиятнең төбәк органнары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ вәкилләре, эре заказчылар («Автодор» ДК, «Интер РАО» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ, «Ростелеком» ГАҖ), эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре, электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче оешмалар чыгыш ясаячак.
Тәҗрибәле экспертлар сатып алулар өлкәсендәге законнарның төп аспектлары турында сөйләячәкләр, эре дәүләт корпорацияләренең тендерларында катнашу нечкәлекләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр һәм сатып алуларда катнашу вакытында килеп чыга торган кыенлыкларны тикшерәчәкләр.
Программада түбәндәге темалар бар:
• Иң эре заказчыларның сатып алуларына ничек керергә;
• Финанс ярдәме;
• Бәяләр даими үзгәреп тора, төзелгән шартнамәгә ничек үзгәрешләр кертергә һәм ничек зыянга эшләмәскә;
• Сатып алуларда катнашучыларның еш кабатлана торган хаталары, административ һәм суд практикасыннан мисаллар;
• Сатып алуларда яңа катнашучыларның классик хаталары, аларны ничек булдырмаска;
• Тәэминатчыларга шартнамәләрне үтәү буенча тәкъдимнәр;
• Сатып алуларда чикләүләргә каршы чаралар;
• Сатып алуларда импортны алыштыру;
• Электрон кибетләр аша сату.
Семинарда катнашу – Дәүләт сатып алулары үзенчәлекләре, катнашу кагыйдәләре һәм шартнамәләр төзү турында өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Чакырылган экспертлар, агымдагы икътисади шартларны исәпкә алып, бизнесны үстерү буенча файдалы һәм гамәли киңәшләр белән уртаклашачаклар, шулай ук эшкуарларның барлык сорауларына җавап бирәчәкләр.
Чараны «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (КУЭ Корпорациясе) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.
Семинардан соң катнашучылар түбәндәгеләрне алачак:
• Спикерларның презентацияләре
• Туры килә торган сатып алуларны эзләү һәм анда катнашу өчен шәхси тәкъдимнәр
• Дәүләт корпорацияләрен сатып алуда җиңү өчен нәтиҗәле эш кораллары исемлеге
• «Сатып алуларда катнашу нигезләре» онлайн курсына бушлай керү
• Катнашучыга электрон сертификат (алу өчен, теркәлү вакытында тулы ФИА күрсәтегез)
Чара Казан шәһ., Петербург ур., 28, Эшкуар йорты, 3 кат, «Алафузов» залы адресы буенча узачак.
Көне һәм вакыты: 2022 елның 22 ноябре, 10:00 дән 13:00 гә кадәр (катнашучыларны теркәү 09:00 дән 10:00 гә кадәр)
Семинар-мсп.рф сайтында теркәлергә кирәк. Катнашу бушлай. Урыннар саны чикләнгән.