ТР Икътисад министрлыгында икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Видеоконференция режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашты.

Эшче төркем утырышы кысаларында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле федераль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар. Ярдәм чаралары турында мәгълүматны ярдәмнән файдаланырга мөмкин булганнарга җиткерү, ярдәмнән файдаланучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына тиешле ярдәм чараларында катнашу өчен кирәкле ярдәм күрсәтү зарурлыгы билгеләп үтелде. Ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгы сайтында бастырыла. 

Эшче төркем утырышының тагын бер мәсьәләсе – инвестиция эшчәнлеген активлаштыру булды. Эшче төркем утырышы кысаларында капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында килешүләрнең инструментларын гамәлгә ашыру һәм төбәк инвестиция стандартын кертү буенча фикер алыштылар.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында сәнәгать һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы тармакларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турындагы докладлар белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International