2022 елның ноябрендә Татарстанда яшәүче хатын-кызлар өстәмә белем турында диплом ала һәм тәҗрибәле остаз эшкуарлар җитәкчелегендә үз бизнесларын ача алачак. ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» бушлай белем бирү программасын башлап җибәрә.
Программа республика шәһәрләрендә 19 ноябрьдән старт ала, онлайн һәм офлайн-форматта 5 атна интенсив дәресләр исәпләнгән.
«Безнең бурыч – булачак эшкуар хатын-кызларга, үз эшләре белән нәтиҗәле идарә итәр өчен, кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирү, аларны рухландыру һәм ярдәм итү. Нәкъ менә менторларның белеме, гамәли тәҗрибәсе һәм ярдәме кызларга үз бизнесларын ачу өчен булган каршылыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә», – дип шәрехләделәр «Минем бизнес» үзәгендә.
Укуларны Татарстанның әйдәп баручы эксперт-практикалары һәм эшкуарлары үткәрәчәк, остазлар сыйфатында бизнес хуҗалары чыгыш ясаячак. Укытучылар катнашучыларга үз белемнәрен биреп кенә калмыйча, икътисадның реаль секторына чыгу өчен аларның идеяләрен дә хуплаячак.
Катнашучылар юридик һәм икътисади аспектларны, финанс грамоталылыгы нигезләрен исәпкә алып, бизнесны башлап җибәрү планын эшләячәкләр, нәтиҗәле сатуны, персонал белән эшләүне өйрәнәчәкләр. Кызларны инвестицияләр базары белән таныштырачаклар, катнашучыларның шәхси үзенчәлекләрен һәм аларның проектларын исәпкә алып, шәхси бренд төзергә өйрәтәчәкләр.
Кызлар финанс исәп-хисаплары темасына трансформацион уенда, бизнес-экскурсияләрдә һәм эшлекле иртәнге ашларда катнашачаклар, алар анда элемтәләр урнаштыра һәм эшкуарлык юлында ярдәм итү өчен үз фикердәшләр җәмгыятен формалаштыра алачаклар.
Программа ахырында чыгарылыш һәм проектларны финал яклау булачак – катнашучылар эксперт комиссиясе каршында иң яхшы кейсларны тәкъдим итәчәк. Барлык чыгарылыш хатын-кызлары программаны узу турында дәүләт үрнәгендәге дипломнар алачаклар.
Узган ел программада катнашу өчен 649 гариза кергән иде, шуларның 304 е сайлап алу этабы узды, 190 ы укуны уңышлы тәмамлады.
Проект җиңүчесе Лилия Солтанова «Что за мем» компаниясе өчен өстәл уены оештырды һәм табышын 70 меңнән 480 мең сумга кадәр арттырды. Җиңүче шулай ук маркетплейсларда сату һәм бәяләмәләр сыйфаты буенча ТОП-1 гә чыкты.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» Үзәге, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» МКК КБО.
Гаризаны http://bizwoman16.ru сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.
Программа кураторы: 8-917-934-04-27, Галина Кондратюк