Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Татарстан кече һәм урта бизнесны үстерү, республиканың өстенлекле территорияләре, инвестиция эшчәнлеге, дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук «Импортны алыштыру үзәге» мөмкинлекләре буенча тәҗрибә уртаклашты.
Очрашуны ачып, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының агымдагы шартларда социаль-икътисади үсеше, республиканың икътисади потенциалы, инвестицион климат формалашуы, махсус икътисади зоналар үсеше, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, сәнәгать һәм индустриаль парклар үсеше, резидентлар өчен ташламалар, предприятиеләрнең социаль-икътисади мониторингы турында сөйләде.
«Махсус икътисади зоналарыбыз һәм алгарышлы үсеш территориясе булудан тыш, республиканың һәр районында диярлек муниципаль сәнәгать парклары бар, алар бизнес үсеше өчен шартлар тудыралар һәм яңа эш урыннары булдыралар. Резидентлар тарафыннан җитештерелә торган продукция Татарстан Республикасының сәнәгать җитештерүе күләменең 10 % тәшкил итә, бу исә республика икътисадына зур өлеш кертә», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Министр федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән ярдәм чаралары, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту турында җентекләп сөйләде, инвестиция рейтингын формалаштыру, ислам финанславы мәсьәләләренә кагылды.
Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы базасында төзелгән «Импортны алыштыру үзәге»н тәкъдир иттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер җитештерүчеләр үз продукцияләре турында тәкъдимнәр урнаштыра, ә сатып алучылар товарларны, шул исәптән импортны алмаштырып сатып ала торган республика мәгълүмат системасы мөмкинлекләре турында сөйләде. Үзәк эшенә, республикадан тыш, Россиянең 6 төбәге дә кушылган инде.
Очрашу ахырында төбәкләр вәкилләре эшләнгән тәҗрибәләр белән алмашырга кирәклеген билгеләделәр, шулай ук киләчәккә хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар.
Алга таба эш программасы кысаларында Тыва Республикасы башлыгы эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, анда республикалар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.