Сатып алулар системасын оптимальләштерү чаралары пакеты расланды

2022 елның 11 ноябре, җомга

РФ Хөкүмәте Сатып алулар системасын киләчәктә оптимальләштерү өчен чаралар комплексын раслады. Үзгәрешләр катнашучыларның кайбер эш төрләрен башкару өчен сатып алуларда тәҗрибәгә булган таләпләрен киңәйтә. Хөкүмәтнең тиешле карары хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Үзгәрешләр җайга салынулы тарифлар буенча даими ташу эшләрен сатып алуга махсус элгәре квалификация кертәләр. Яңалык төбәкләрдә «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыруга пассажир транспорты белән идарә итү модельләрен кертүгә юнәлдерелгән.

Җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, рөхсәтсез чүп-чарны бетерү, күчемсез милекне бәяләү хезмәтләре өчен сатып алуларда бары тик мондый эшләрне яки хезмәт күрсәтүләрне башкару тәҗрибәсе булганнар гына катнаша алачак. Бу мондый сатып алуларның сыйфатлы нәтиҗәләренә ирешү өчен сатып алуда катнашучыларның квалификация дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, мондый субъектлар һәм оешмалар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы закон буенча төзелгән контракт буенча баш башкаручыга ярдәмче башкаручылар сыйфатында җәлеп ителгән очракта, кече эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга түләү вакыты 15 көннән 7 көнгә кадәр кыскартылды,  Шулай ук гамәлдәге закон кысаларында конкурслар уздырганда, гаризаларны бәяләү кагыйдәләре төгәлләштерелде.

Моннан тыш, сатучы контрактны үтәүдән берьяклы тәртиптә баш тарткан вәзгыятьтә намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертү турында заказчы мөрәҗәгатен җибәрү һәм карау тәртибе төгәлләштерелгән. Шулай ук сатып алуларны мәгълүмати тәэмин итүгә дә кайбер үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International