Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары алганда чикләүләрне йомшарттылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

81-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы 2022 елның 2 ноябрендә кабул ителде. Кертелгән үзгәрешләр гавами хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация, аның бүлендек җәмгыятьләре, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм күрсәткәндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен чикләүләрне йомшартуны күздә тота.

Кечкенә генә хокук бозуларга юл куйган эшкуарлар өчен ярдәм күрсәтүдән баш тарту вакыты өч елдан бер елга кадәр кимегән.

Шул ук вакытта ярдәм чараларын күрсәткән орган билгеләгән вакыт эчендә хокук бозуларны бетергән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата ярдәм чаралары чикләнмәгән.

Бары тик мондый субъект тарафыннан ярдәм чараларын максатсыз файдалану яки дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү шартында гына кече һәм урта эшкуарлык субъектына ярдәм күрсәтүдән баш тартылырга тиешле өч еллык срок саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International