10 – 11 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесының экспорт юнәлешле вәкилләре өчен укулар узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен экспорт стандарты» һәм «Предприятие стратегиясендә экспорт» программалары Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнде һәм төбәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге базасында үткәрелә.
«Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен экспорт стандарты» программасы тәҗрибәле экспортерларга экспорт эшчәнлегеннән керемнәр күләмен арттыру һәм экспорт базарларында позицияләрне ныгыту юлларын билгеләү буенча бизнес-план әзерләргә мөмкинлек бирә торган компанияләр экспортының үсеш драйверы булырга тиеш.
Программа ике көн дәвамында үткәрелә торган биш модульдән тора. Укулар кысаларында катнашучылар предприятиенең экспортны үстерүгә, бизнес-разведка үткәрүгә әзерлеген анализлау өлкәсендә белемнәрен камилләштерәләр, чит ил клиентлары өчен кыйммәтле тәкъдимнәр булдыру инструментларын өйрәнәләр, балансланган күрсәткечләр системасын җентекләп тикшерәләр, экспортны тарату стратегиясен билгелиләр, предприятиенең бизнес-процессларының нәтиҗәлелеген бәялиләр.
Укуларны Россия экспорт үзәге Экспорт мәктәбенең «Экспорт проектының тормыш циклы. Кече һәм урта бизнес өчен экспорт стандарты» экспорт семинарлары ппрограммалары буенча федераль тренер-остазы Алёна Федоткина уздырачак.
Укулар Казан ш., Петербург ур., 28, 3 кат адресы буенча Эшкуар йортында узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортка эшләү идеясе барлыкка килгән вакытта да, товарны чит ил базарларына җибәрү белән дә бәйле рәвештә предприятиеләргә кирәкле комплекслы хезмәтләр күрсәтә. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә хезмәтләрнең төп массасы бизнес өчен бушлай.