«Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында Татарстанда «Бизнес-проектлау» дип аталган практик тренинг тәмамланды. Ул берьюлы берничә шәһәрдә – Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Әлмәттә узды. Тренингта Татарстан мәктәпләренең 600 укучысы катнашты.
Өч көнлек интенсивта укучылар лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм эксперт сессияләре аша эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәнделәр. Бизнес-тренерларның берсе, ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә караганда, нәкъ менә практик дәресләргә басым ясалган.
Моннан тыш, балалар көндәшләренең тәҗрибәсен анализладылар һәм үзләштерделәр, пиар-кампания уйладылар, ә нәтиҗәдә – үз «продуктлары»ның бизнес-планын һәм презентациясен төзеделәр.
Балаларга бәяләр билгеләү һәм үзкыйммәт темалары аеруча авыр булды. Әмма кураторларның сизгер җитәкчелеге ярдәмендә эшкуар экспертлар алдында тәкъдир итү барышында үзләре тәкъдим иткән проектның сметасын бик җиңел исәпләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар «Мәктәп бизнес-старты»ның алдагы этабында –эшлекле уенда катнашкан 12 мең укучы арасыннан сайлап алынды. Иң кызыксынган 600 укучыга һәм аларның педагогларына практик тренинг узарга тәкъдим иттеләр.
Проект җитәкчесе Елена Тихонова «Мәктәп бизнес-старты» проекты командасы өчен балаларда озак вакытка бизнес-проектлау белән кызыксынуны саклап калу иң мөһиме булып кала, дип сөйләде. Ә иң мөһиме – программага республиканың мөмкин кадәр күбрәк балаларын тоташтыру.
Ул сөйләгәнчә, балалар хәзердән үк үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыралар, ә тиздән үз продуктларын мәктәп ярминкәсендә тәкъдим итә алачаклар. Шулай ук бизнес-кейслар чемпионатын уздыру да күздә тотыла. Чаралар агымдагы елның декабрендә узачак.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак. Алар барысы да кабатланмас тәҗрибә алачак.
Исегезгә төшерәбез: «Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.