Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә видеоконференц элемтә режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр, кредит оешмалары вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы кысаларында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле федераль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.
Эшче төркем утырышында катнашучыларга өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә кабул ителгән һәм эшләнә торган федераль ярдәм чаралары турындагы барлык мәгълүматның Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Үзәк банкы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылуын искәрттеләр.
Өлешчә мобилизацияләүгә бәйле потенциаль ярдәм алучыларга ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерү, ярдәм чараларында катнашу өчен, потенциаль ярдәм алучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кирәкле булышлык күрсәтү, шулай ук проблемалы сораулар булганда - аларны карау, оператив җавап бирү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен, эшче төркемгә җиткерү зарурлыгы билгеләнде.
Эшче төркем утырышының тагын бер мәсьәләсе – инвестиция эшчәнлеген активлаштыру. Агымдагы финанс ресурсларына чикләнгән керү шартларында, инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыру өчен, булган ярдәм чараларыннан файдалану мөһим. Мондый механизмнарның берсе – капитал салуларны саклау һәм кызыксындыру турында килешүләр (СЗПК).
Министр бизнес җәмәгатьчелеккә СЗПК механизмы турында мәгълүмат бирергә, потенциаль инвесторлар белән мондый килешүләр төзү мөмкинлеген карарга һәм СЗПК механизмы кысаларында киләчәк эш планлаштырыла торган потенциаль проектлар исемлеген Икътисад министрлыгына җибәрергә тәкъдим итте.
Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогындагы эше, шулай ук Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.