Икътисад министрлыгы бизнеска кредит каникулы бирә

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Өлешчә мобилизацияләү шартларында республика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды (Фонд) бизнеска 2022 елның 21 сентябренә кадәр төзелгән гамәлдәге микрозаем килешүләре буенча кредит каникулы бирәчәк. Чара агымдагы шартларда бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Милекчесе һәм бер үк вакытта җитәкчесе хәрби хезмәткә алынган яки өлешчә мобилизацияләүгә бәйле контракт буенча  хәрби хезмәт үтүче юридик затлар, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт буенча аны узучы ШЭ һәм үзмәшгуль гражданнар бурычларны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору белән микрозаем шартнамәсен озайтуга дәгъва итә алалар.

Шул ук вакытта микрозаем шартнамәсе Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган көнгә кадәр төзелергә тиеш. Ташламалы чор башлану датасы – 2022 елның 21 сентябреннән дә иртәрәк түгел.

Гамәлдәге микрозаймнар шартнамәләре буенча кредит каникулы заемчының үз йөкләмәләрен мобилизация вакытына, 90 көнгә арттырылган вакытка (ташламалы чор) үтәүне туктатып торырга мөмкинлек бирә.

Программа шартлары буенча, кичектерелгән процентлар суммасы, кредит каникулы тәмамланганнан соң, төп бурычка өстәлә, түләүләр графигы яңадан исәпләнә.

Чара гариза бирү характерын йөртә, аны алу өчен Фондка 2023 елның ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кредит каникуллары эшкуарның кредит тарихын бозмаячак.

Программада катнашырга кредит каникуллары бирү турында гаризаны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының электрон почтасына info@fpprt.ru сканерланган гаризаны җибәреп бирергә мөмкин.

Кредит каникуллары бирү мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры 8 (843) 524-90-90 буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International