Татарстан эшкуарлары профилактик визит турында фикерләрен җиткерә алалар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан эшкуарларының профилактик визит турында фикер калдыру мөмкинлеге туды.

Моңа кадәр бердәнбер үзара элемтә чарасы судка кадәр шикаять бирү иде. Хәзер эшкуар РФ Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән профилактик чара турында фикерен калдыра ала, бу бизнесның чын фикерен аңларга ярдәм итәчәк.

Тиешле сораштыруны, профилактик визит тәмамланганнан соң, РФ дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында узарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталында шулай ук «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлады, ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә өчен кыска сораулыктан гыйбарәт.

Сораштыруны сылтама буенча тутырырга мөмкин.

Агымдагы елда Татарстанда инде 700 гә якын профилактик визит уздырылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфаты белән канәгатьлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International