Татарстанда мобилизацияләнгән эшкуарлар федераль һәм республика ярдәме чараларыннан файдалана ала

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында мобилизацияләнгән эшкуарларга ярдәм итүнең федераль һәм республика чаралары буенча аңлатмалар бирелде. 

«Агымдагы вәзгыять килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм өлешчә мобилизация шартларында ярдәм чаралары турында мәгълүмат биткерү өчен барлык дәрәҗәләрдә хакимият органнарының җайга салынган һәм координацияләнгән эшен таләп итә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Федераль ярдәм чаралары кредит каникуллары бирүне, салымнар түләүне күчерүне, дәүләт контрактларын үтәгәндә кичектерүне, дәүләт милкен арендалаган өчен түләүләрне кичектерүне күздә тота. 

Аерым эшчәнлек төрләренә лицензияләре булган һәм белгечләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган компанияләр, алга таба кирәкле хезмәткәрләр штаты белән тәэмин итеп, иң аз санда хезмәткәрләр белән эшне дәвам итә алалар. 

Эшкуарлыкны алга таба алып бару белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 5 эш көнлек вакыт биреләчәк.

Грант алучыларга штраф санкцияләрсез проектларны тормышка ашыру сроклары озайтылды, микрозаемнар буенча процентларны һәм төп бурычны түләү кичектереп тору каралган.

Мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен республика дәрәҗәсендә заемнардан максатчан файдалану турында хисапны үз вакытында тапшырмаган өчен пенялар исәпләүне һәм штрафларны туктатып тору, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан бирелгән микрозаемнар килешүләрен шәхси эшкуар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен бурычларны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору белән озайту, 3 елга кадәр комиссия түләүне кичектереп торып, еллык 0,5 % белән Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенә кредитларны реструктуризацияләү кебек чаралар кабул ителде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан өлешчә мобилизацияләү кысаларында хезмәткә чакырылган эшкуарларга республика мөлкәтен арендалау өчен түләүләрне кичектерүне күздә тота торган карар проекты әзерләнде.

Эшкуарлар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенә +7 (843) 524-90-90 телефоны аша үз сорауларын бирергә һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International