«Алабуга» МИЗ да конвейер җиһазлары өчен продукция җитештерү заводын эшләтеп җибәрделәр

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдә «Алабуга» МИЗ территориясендә «Аконит-Алабуга» заводын ачу тантанасы булды. Компания елына 4,8 мең тонна деталь егәрлеге булган конвейер җиһазлары өчен продукция җитештерәчәк. Проектка инвестицияләр күләме 2 млрд сум тәшкил итте. Хәзерге вакытта 122 эш урыны булдырылган.  

«Аконит» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ –Россия базары лидерларының берсе, тарага салмыйча йөк ташу өлкәсендә заманча технологик чишелешләр белән тәэмин итүче. Конвейер системалары һәм аларга комплектлау материалларын чыгару буенча махсуслаша. Исегезгә төшерәбез, компания 2020 елда «Синергия» индустриаль паркы мәйданнарында «Аконит-Урал» конвейерлары өчен роликлар җитештерү буенча «Алабуга» территориясендә беренче проектын башлап җибәрде. «Алабуга» төзегән әзер җитештерү биналарында урнашу предприятие эшен тиз арада җайга салырга һәм эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирде.

Яңа заводның җитештерү куәте аена 400 тонна металл конструкцияләре чыгаруга, шулай ук елына 1 млн данәгә кадәр роликлар җитештерүгә исәпләнгән.  Шул рәвешле, конвейерлар өчен комплект компонентлары җитештерү вакыты һәм бәясе оптимальләштерелә.

«Россиягә чыгару 22 трлн сум тәшкил итә – шуңа күрә импортны алмаштыручы яңа  проектлар булдыру, салым преференцияләре, финанслашу программалары һәм җитештерүне тиз арада эшләтеп җибәрү өчен әзер җитештерү урыннары бирү юлы белән үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү мөһим», – дип ассызыклыйлар «Алабуга» МИЗда.

Төп заказчылар – тау казу тармагы предприятиеләре, минераль ашламалар җитештерүче предприятиеләр, күмер, төсле металл чыгару предприятиеләре.

Бүген «Алабуга» МИЗ Россия Федерациясе территориясендә иң нәтиҗәле махсус икътисади зона булып тора. Шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 158,5 млрд сум тәшкил итә, 10 меңнән артык эш урыны булдырылган, ә 2021 елда резидентларның кереме 136 млрд сум тәшкил ите. МИЗ территориясендә импортны алыштыруның 30 дан артык уникаль производствосы урнашкан, алар үз тармакларында лидерлар булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International