Россиядә социаль предприятиеләрнең дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеге киңәя

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Сенаторлар Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән законны хупладылар, бу ялланган эшчеләре булмаган инвалид эшкуарларга социаль предприятие статусын алырга мөмкинлек бирәчәк. «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән тиешле үзгәрешләр кертелә.

Хәзерге вакытта социаль предприятие статусын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәшгульлеген тәэмин итүче КУЭ субъектлары да ала ала. Яңалыклар хезмәткәрләр штатыннан башка эшкуарлык эшчәнлеге алып барган инвалидларның үзләренә дә бу статуска дәгъва кылырга мөмкинлек бирә.

Әгәр инвалидлыгы булган эшкуарның ялланган хезмәткәрләре бар икән, социаль предприятие статусын алу өчен, ул үзен гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләрендәге хезмәткәрләрнең исемлеге буенча уртача санында исәпкә алырга мөмкин.

Татарстан Республикасында 153 социаль предприятие бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мондый предприятиеләр реестрына кертү өчен ел дәвамында предприятиеләрдән гаризалар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International