Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясе «Эшкуарлык» проектының төбәк иҗтимагый советы утырышы узды. Дискуссиядә федераль партпроектның Татарстандагы координаторы, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары –Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Игътибар үзәгендә кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук сәнәгать парклары үсеше булды. Үз докладында Айрат Шәмсиев республикада сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләде.
«Бүгенге көндә республиканың барлык сәнәгать паркларында 1500 дән артык резидент эшли, 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча уртача хезмәткәрләр саны 51 меңнән артык кеше тәшкил итә. Резидент-предприятиеләрнең әйләнеше 175,4 млрд сум тәшкил иттте, бу 2021 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 7,6 % ка артыграк», – дип хәбәр итте Айрат Шәмсиев.
Ул искә төшергәнчә, республикада муниципаль сәнәгать паркларын үстерү максатында идарәче компанияләргә һәм резидентларга, аккредитацияләнгән сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар комплексы эшләнде: ташламалы микрозаемнар, кулланылган электр энергиясе чыгымнарын каплау өчен субсидияләр, Гарантия фонды поручительлеге, «үстерү» программасы, инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелешен финанслау, шулай ук сертификацияләүне, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны, маркетинг һәм патент тикшеренүләре, товар билгесен теркәү, предприятиеләрнең бизнес-планнарын эшләү, маркетплейсларда товар урнаштыруны финанслау.
Экуарлар Яшел Үзән районының территориаль яктан отышлы урнашуын – транспорт һәм хезмәт ресурсларына якын булуын, инфраструктура булуын билгеләп үттеләр. Әмма бүген, бизнесны диверсификацияләү шартларында, сәнәгать парклары резидентлары өчен өстәмә дәүләт ярдәме чаралары кирәклеге сизелә. Сүз табышка, җир салымына, иминият кертемнәренә кимендә 10 елга салым ташламалары турында бара.
«2022 елның мартыннан компания бизнесны диверсификацияләү өчен көч куя. Парк җиһазлары һәм кече архитектура формалары җитештерү буенча яңа юнәлешләр эшләнә. Без беренче тапкыр үз продукциябезне Яшел Үзән районы паркларына һәм мәктәпләренә җибәрә алдык. ТОСЭР резидентлары өчен салым ташламалары ярдәмендә без авырлыксыз үзгәртеп кора, производствога йөкләнешне арттырмыйча, хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыра алабыз, – дип сөйләде үз докладында бер предприятие директоры Евгений Щёлоков.
«Татарстан Икътисад министрлыгы барлык мөмкин булган каналлар буенча дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерә, әмма безнең эшкуарлар тәкъдим ителгән шартларга бик зур ышанычсызлык һәм саклык белән карый. Безнең бурыч – эшкуарларга ярдәм итү һәм, һәрберсе белән эш аерым оештырыла. Шуңа күрә без мондый очрашуларны тамга өчен генә түгел, ә үзара аралашу өчен үткәрәбез», – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Очрашуда шулай ук кадрлар әзерләү темасына да игътибар бирелде. Электрон бастыру платалары җитештерү һәм компьютер программаларын эшләү фирмасы җитәкчесе Андрей Кондауров белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерергә, укучыларның уку һәм практика узу процессында катнашырга кирәклеген билгеләп үтте. Моннан тыш, ул хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм күрсәтүне, шул исәптән торак проблемаларын чишү һәм финанс яктан стимуллаштыруны тәэмин итәргә сорады.
«Сәнәгать паркларына ярдәм итү буенча ел ахырына кадәр өстәмә ташламалар буенча яңа карарлар кабул ителәчәк. Әйтелгән калган мәсьәләләр буенча без барысын да үзебезгә язып алдык, эшләячәкбез. Хәзер механизмны көйләү бара, сезнең тарафтан яңгыраган мәсьәләләр көнүзәк булып тора», – дип йомгаклады сүзен Максим Топилин.
«Бердәм Россия» «Эшкуарлык» партия проектының бурычы – бизнес вәкилләренә барлык тиешле ярдәм чараларын алырга һәм дәүләт бирә торган барлык инструментлардан файдаланырга ярдәм итү.