Татарстан Икътисад министрлыгында Хакасия Республикасы делегациясе булып китте. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Эшлекле визитның темасы Татарстанның бизнесны, инвестиция проектларын һәм Татарстанның өстенлекле территорияләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү тәҗрибәсе, шулай ук «Импортны алыштыру үзәге» мөмкинлекләре булды.
Бүген Хакасия Республикасы алдында төбәкнең инвестицион потенциалын арттыру бурычы тора. Хакасия Республикасы Башлыгы урынбасары Юлия Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, Татарстанда, беренчеләрдән булып, эшкуарлыкка ярдәм итүнең алдынгы инструментлары һәм төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген үстерүгә ярдәм итә торган идарә карарлары кертелә.
Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ачып җибәрде. Ул төбәкнең инвесторлар өчен икътисади потенциалы һәм җәлеп итүчәнлеге, ярдәм чаралары, өстенлекле территорияләр үсеше һәм аларда гамәлдә булган резидентлар өчен ташламалар, шулай ук предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеге мониторингы һәм агымдагы шартларда Татарстан икътисадының тотрыклы үсеше буенча эш оештырылуы турында сөйләде.
Икътисад министры сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм итүнең республика һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чараларына, территорияләрне үстерүгә ярдәм итә торган хокукый һәм законнар базасын формалаштыруга, инженерлык объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү тәҗрибәсенә җентекле тукталды.
«Без республикада, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, инвесторлар өчен төрле шартлар һәм ташламалар белән инженерлык инфраструктурасы, төрле мәйданчыклар булдырабыз. Безнең өчен бу, беренче чиратта, сәнәгать һәм бизнесны үстерү, яңа җитештерү чылбырларын формалаштыру һәм яңа эш урыннары булдыру коралы», – дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина уртаклашты. Ул Икътисад министрлыгы базасында республикада илкүләм проектларның үтәлешен координацияләүче проект офисы төзелүен, һәр илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар беркетелүен, әлеге эш ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә торуын әйтте.
Очрашуның тагын бер темасы – ТР Дәүләт заказы агентлыгы базасында оештырылган «Импортны алыштыру үзәге». Үзәкнең функционалы һәм мөмкинлекләре турында ТРДәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер сөйләде. «Импортны алмаштыру үзәге» – республика өчен уникаль ресурс. Бу инструментта җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр бар. Үзәктә эшләргә Россиянең 6 төбәге кушылды инде.
Очрашуда катнашучылар киләчәктә төбәкләрнең нәтиҗәле үсеше өчен хезмәттәшлек итү турында килештеләр.