2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

2022 елның 29 октябре, шимбә

2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 млрд сум каралган.Финанслауның зур өлеше – 6,2 млрд сум –балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. ТР Икътисад министрлыгы ачыклаганча, бала тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләре өчен айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.

Икътисад министрлыгында республикада балалы гаиләләр өчен федераль һәм республика дәүләт ярдәме чаралары тормышка ашырылуын искә төшерделәр. 

Федераль дәүләт ярдәме чаралары:

1. Ана капиталы. 2022 елның 9 аенда 19 546 сертификат бирелде. 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция дәрәҗәсе буенча 8,4 % ка индексацияләнгән һәм гаиләдә беренче бала пәйда булганда түләү 524,5 мең сум тәшкил итә.

2. Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү. Агымдагы елда 32 меңнән артык кеше 11,5 мең сум күләмендә түләү алды.

3. Медицина бәяләмәсе булган парлар ММИ полисы буенча бушлай, экстракорпораль аталандыру (ЭКО) технологияләреннән файдалана алалар. 2022 елның 9 аенда 1270 процедура үткәрелде. 2022 елда барлыгы 1650 процедураны түләүсез башкаруга лимит каралган.

Балалы гаиләләр өчен республика ярдәм чаралары:

1. Балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләүне 144508 кеше алды.

2. Беренче, өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган акчаны авыл җирендә даими яшәүче 1452 хатын-кыз алды.

3. Берьюлы өч яки аннан да күбрәк туган балаларны тәрбияләүче җиде гаиләгә ташламалар түләнде.

4. Бер тапкыр бирелә торган акчаны «Ана даны – Материнская слава» медале һәм «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән 11 гаилә алды.

Ведомствода шулай ук 2019 – 2022 елларда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны финанслау нәтиҗәсендә 58 балалар бакчасы төзелүен хәбәр иттеләр, аларда 11 990 урын булдырылган (шулардан 5 745 ясле урыны). Агымдагы елда илкүләм проект буенча Казанның Яңа Савин районында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады.

Проектны тормышка ашыруның тулы булмаган дүрт елында республикада 31 спорт объекты төзелде һәм һәм төзекләндерелде. Алар арасында иң эреләре: Яр Чаллыда боз сарае һәм ябык йөзү бассейны, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Түбән Камада өйрәнүләр футбол манежы, Кукмарада спорт залы, Казандагы «Тасма» стадионында ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм җиңел атлетика йөгерү юллары.

Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, Алексеевск районында ясалма бозлы ябык шугалак төзелеше тәмамланып килә. Ачылу ел ахырына планлаштырылган.

Ел саен республиканың спорт учреждениеләре өчен яңа спорт җиһазлары, инвентарь һәм спортчылар өчен экипировка сатып алына.

«Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле республика авыл мәктәпләрендә 14 спорт залы төзекләндерелде һәм муниципаль районнарда 37 ГТО мәйданчыгы булдырылды.

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың медицина оешмаларында 63 гериатрия кабинеты булдырылды. 2022 ел ахырына кадәр өстәмә 16 гериатр табиб кабинетын ачу планлаштырыла. Гериатрия табиблары хезмәтләренә ихтыяҗ бик зур. Әйтик, агымдагы елның 9 аенда әлеге белгечләргә мөрәҗәгатьләр саны 22 меңнән артык тәшкил иткән.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. «Демография» илкүләм проектының төп бурычлары түбәндәгеләр: гаиләләрнең, беренче чиратта балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту; туучылар санын арттыру, халыкның үлемен киметү; актив озын гомерне һәм сәламәт гомер озынлыгын арттыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International