«Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында эшлекле уенның этабы ахырына якынлашты. 27 октябрьдә Татарстанда йомгаклау уеннары узачак. Проект 12 мең укучы үз эченә алган.
Эшлекле уен проектның икенче этабы булды, беренче этапта Мәгарифне үстерү институты тарафыннан эшләнгән программа буенча укуны Татарстан укытучылары узды.
Эшлекле уен кысаларында 60 кешелек төркемнәргә бүленгән укучылар эшкуар портретын төзиләр һәм махсус тест узалар, шулай ук бизнес-планны алдан әзерләп һәм PR-кампаниясен эшләп, үз проектларын тәкъдир итәләр. Шулай итеп, укучылар үзләрен бизнес төзүчеләр итеп сынап карыйлар һәм командада эшләргә өйрәнәләр.
«Эшлекле һәм рольле уеннар аша белем бирү методикасы уукучыларның укуга булган кызыксынуларын һәм энтузиазмын тиешле дәрәҗәдә ирешергә мөмкинлек бирә һәм талантлы яшьләрне үстерүгә ярдәм итә. Шулай итеп, уен форматында укучылар эшкуарлык фикерләве, тәкъдир итү, аргументлау, планлаштыру күнекмәләрен, командаларда үз проектларын үстерү һәм аларны тышкы аудитория алдында яклау өчен кирәкле барлык белемнәр һәм компетенцияләрне алалар», – дип шәрехләде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев.
«Без укучыларның программаны ничек кабул итүләренә, аларның тиз өйрәнүләренә, барысын да тиз отып алуына бик шат. Без, әлбәттә, искиткеч нәтиҗәләр көткән идек, әмма безне Татарстан укучыларының креативлыгы гаҗәпкә калдырды. Без бик күп бизнес идеяләр алдык, алар киләчәктә зур проектларга әверелергә мөмкин. Иң мөһиме – үз-үзеңә һәм көчеңә ышану, шул вакытта барысы да яхшы булачак», – ди «Мәктәп бизнесы-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова.
Программаны аның масштаблылыгы аерып тора. Дәресләр Казанда һәм Чаллыда гына түгел, Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Алексеевск, Лаеш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Азнакай, Сарман, Әлмәт, Питрәч, Арча, Балтач, Менделеевск районнары укучылары өчен дә үткәрелде.
Дәресләр үткәрүгә параллель рәвештә оештыручылар проектның киләсе этабына әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, эшлекле уенны уңышлы башкарып чыккан укучылар эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм гамәли күнекмәләренә тирәнтен өйрәнәчәкләр. Бу мәктәп компанияләре катнашачак укыту команда семинарлары булачак. Аларны тәмамлагач, катнашучылар үз проектларын эксперт-эшкуарларга тәкъдир итәчәкләр. Бу этапны үткән укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны мәктәп хәйрия ярминкәсендә катнашу, ә аннары бизнес-кейслар чемпионаты көтә.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак.
«Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» Илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.