Шул ук вакытта территориясендә «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналары урнашкан Татарстан өлешенә МИЗ да теркәлгән барлык 179 компания – резидентларның якынча 20 проценты туры килә.
Россиянең 18 төбәгеннән 45 махсус икътисади зонада беренче тапкыр меңенче резидент теркәлгән. Төзелгән килешүләр нигезендә, Россия икътисады өчен бу – 120 меңнән артык эш урыны. Хәзерге вакытта 56 мең яңа эш урыны булдырылган, 780 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков хәбәр итте.
Татарстан Республикасында «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналары уңышлы эшләп килә, алар берничә тапкыр Россия МИЗ ның инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лидерлар буларак билгеләнде.
57 резидент урнашкан «Алабуга» МИЗ үсеше дәвам итә, шуларның 33 предприятиесе сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бара. 2022 елның 3 кварталы башына резидентларның факттагы инвестицияләре 159 млрд сум тәшкил итә, табыш күләме 780 млрд сум, алар тарафыннан 9 меңгә якын эш урыны булдырылган.
Бүгенге көндә «Иннополис» МИЗда 324 компания җәлеп ителгән, шуларның 122 се-резидент. 2022 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча арта баручы нәтиҗә белән инвестицияләрнең факттагы күләме 67 млрд сум тәшкил итә, керем күләме (арта баручы нәтиҗә белән) - 122 млрд сум, булдырылган урыннар саны 12,5 меңнән артып китә.
Илнең МИЗ резидентлары милек һәм җир салымнарын түләүдән азат ителә. Федераль бюджетка табышка салым ставкасы 2 % тәшкил итә, ә төбәк бюджетына төбәк карары буенча 0 % тан 13,5 % ка кадәр аралыкта билгеләнә.
Дмитрий Вахруков Дәүләт Думасының резидент статусын алуны гадиләштерү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплавын билгеләп үтте. Закон проектын кабул итү Махсус икътисади зонаның администрацияләү системасын камилләштерергә һәм аларның резидентларының хокукларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Закон проекты белән резидентлыкка гариза биргәндә бизнес-планны инвестпроект паспортына алмаштырырга тәкъдим ителә. «Механизмның мондый «сыгылмалылыгы» инвестор буенча карарны хәзерге 40 урынына 15 көн эчендә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Билгеләп үтик, Россиядә 8 федераль округ территориясендә 45 МИЗ урнашкан. МИЗ төзү алдынгылары: Үзәк федераль округ (45 тән 16 сы), Идел буе федераль округы (45 тән 9 ы), Төньяк Кавказ федераль округы (45 тән 7 се). Үзәк федераль округка барлык инвестицияләрнең һәм булдырылган эш урыннарының яртысы туры килә. Липецк, «Мәскәү» технополисы, Дубна, Ступино Квадрат, Калуга күптән һәм уңышлы эшләп килә. Идел буе федераль округында иң эре МИЗ – Татарстан Республикасында «Алабуга» һәм «Иннополис».